Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Күп калмады инде…

Кояш язга таба алышты. Авыл кешесе, игенче бүген көн дә өй кыегыннан "тып-тып" тамган тамчыга карап бер сөенә, "Яз ничек килер, игенле ел булсын иде…", дип эчтән теләк тели. "Алга" хуҗалыгында да шулай. Һәм яз килүне кул кушырып көтеп утырмыйлар биредә, кырга чыгасы бөтен төр техника, җир эшкәртү, чәчү агрегатларын...

Кояш язга таба алышты. Авыл кешесе, игенче бүген көн дә өй кыегыннан "тып-тып" тамган тамчыга карап бер сөенә, "Яз ничек килер, игенле ел булсын иде…", дип эчтән теләк тели. "Алга" хуҗалыгында да шулай.

Һәм яз килүне кул кушырып көтеп утырмыйлар биредә, кырга чыгасы бөтен төр техника, җир эшкәртү, чәчү агрегатларын тагын бер кат күздән кичереп, аны әзерлек сызыгына бастыралар. Хуҗалыкның баш инженеры Марат Нургалиев, механизатор Рафаэль Хәсәнов, слесарьлар Ришат Гайфуллин һәм Расыйм Ибәтуллин үз эшләренә бик җаваплы карыйлар:

- Яз тургае хәбәр бирүгә басуга чыгып китү, санаулы гына язгы кыр эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп башкару өчен җиңнәр бүгеннән үк сызганулы булырга тиеш, - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сев подготовка техники