Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Каз канаты, каз өмәсе – Байлык, муллык бәйрәме

Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм - Каз өмәсе район мәдәният йортында быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Халык кичке сәгать дүрттә үк мәдәният йортына агылды. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Чирмешән һәм Балтай авыл җирлекләре милли ризыклардан табын корып кыстыбый, коймак,...

Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм - Каз өмәсе район мәдәният йортында быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Халык кичке сәгать дүрттә үк мәдәният йортына агылды. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Чирмешән һәм Балтай авыл җирлекләре милли ризыклардан табын корып кыстыбый, коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Резеда Мостафина пешергән каз боткасын да һәркем яратып авыз итте. Быелгы бәйгедә авыллардан 6 мәдәният хезмәткәре катнашты. Казларны биредә үк йолкып, чистартып, җырлый-җырлый чишмәгә барып юып та кайттылар. Аннан бәйге "Без - сәхнә кешеләре" дигән исем астында сәхнәдә дәвам итте. Биредә инде алар чыннан да, үзләренең сәхнә кешеләре икәнлекләрен күрсәттеләр. Үзләренең кул эшләренә, җырга-моңга, аш-суга осталыклары белән шаккатырдылар. Алар чираттагы бәйгегә хәзерләнгән арада район мәдәният йорты хезмәткәрләре, бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар дәртле җыр-биюләре белән тамашачыны ял иттерделәр. Мәртәбәле жюри бәйгечеләрнең чыгышын бәяләп мондый нәтиҗә чыгарды. "Иң оста" номинациясендә Лидия Ибәтуллина (Дәүләки), "Иң сылу" - Наилә Насертдинова (Тутай), "Иң шаян" - Ләйсән Җәләлиева (Болынбалыкчы), "Иң серле" - Роза Хикмәтова (Карамасар), "Иң җитез" - Лилия Җамалиева (Балтай) һәм "Иң уңганы" булып Гөлүзә Зәйнуллина (Кече Күккүз) танылдылар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Тамаша тәмамлангач та халык тиз генә таралмады, алкышлап торды. Димәк, тамашачы да бәйрәмгә үз "бишле"сен куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз љмђсе