Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Күршеләргә эш визиты белән

Район Пенсия Фонды коллективы күптән түгел Кама Тамагы районындагы районара бүлекчәдә узган 2011 ел эш нәтиҗәләрен йомгаклау чарасында катнашты. Җитәкчелек апаслылар эшенә югары бәя куйды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм район Пенсия Фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров чыгыш ясады. 2011 елда мәҗбүри...

Район Пенсия Фонды коллективы күптән түгел Кама Тамагы районындагы районара бүлекчәдә узган 2011 ел эш нәтиҗәләрен йомгаклау чарасында катнашты. Җитәкчелек апаслылар эшенә югары бәя куйды.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм район Пенсия Фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров чыгыш ясады.

2011 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерү фондына районыбызда барлыгы 138 млн.сум взнослар һәм төрле түләүләр җыелган. Мәҗбүри медицина федераль һәм территориаль иминият фондларына 25 млн. 300 мең сум акча тупланган. Бер үк вакытта, бу фондлар буенча барлыгы 11 млн. сумлык җыелмаган төрле бурычлар да бар әле.

Бүген районда барлыгы төрле категорияле 7176 кеше пенсия ала. Узган елда аларга төрле банклар һәм электрон рәвештә 714 млн. 361 мең сумлык пенсия күчерелде. Иң мөһиме - алар пенсионерларыбыз кулына, гаилә бюджетына һәр айның билгеле бер көнендә төгәл һәм тоткарлыксыз керә.

Еллык эшкә нәтижә ясап, үз хезмәтләрен тырышып һәм төгәл итеп башкарган райондашларыбыз, район Пенсия Фонды хезмәткәрләре Айгөл Кәбирова һәм Зилә Хәсәновага ТР Пенсия Фонды вәкиле Анна Семенцова Мактау Грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награждение ПФР визит к коллегам