Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Комбайннар уракка әзер

Районда урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Быел әлеге кампаниядә 63 "кыр корабы" катнашачак. Шуларның 45е чит ил техникасы. "32 мең 500 гектарда икмәкне бердәм көч һәм тырышлык белән югалтуларсыз җыеп алу безнең төп бурычыбыз", - диде комбайннар парадында катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов. Дәүләки бүлекчәсе базасында ООО СХП "Зөя"...

Районда урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Быел әлеге кампаниядә 63 "кыр корабы" катнашачак. Шуларның 45е чит ил техникасы. "32 мең 500 гектарда икмәкне бердәм көч һәм тырышлык белән югалтуларсыз җыеп алу безнең төп бурычыбыз", - диде комбайннар парадында катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов. Дәүләки бүлекчәсе базасында ООО СХП "Зөя" агрофирмасы комбайннарының уракка әзерлеге тикшерелде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рафик Шәкүров, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашындагы махсус комиссия һәр комбайнга җентекле тикшерү үткәрде. "Зөя" берләшмәсе экономисты Азат Әхмәдуллин механизаторларны башкарган эшкә акчалата һәм икмәкләтә түләү тәртибе белән таныштырды. Инженер Илдус Амануллин саклану чараларын төгәл үтәү бурычын куйды. "Күңелсезлек мең булмый, бер була. Шуңа да һәр җирдә уяу, сакчыл булырга кирәк. Белмәгән әйберләрне бер дә кыенсынмыйча сорагыз, киңәшегез", - диде ул. Республика вәкиле әйтүенә караганда, комбайннар кырга чыгарга тулысы белән әзер. "Комбайн һәм башка техникалар аптечка, кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Менә бүген һәрберсен аерым тикшерү үткәрдек. Хәерле сәгатьтә!", - диде Рафик Шәкүров. Тир түгеп үстергән икмәкнең бер генә бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга дигән максат куйды район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уракка