Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Көнгә 2 килодан сана…

"Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе җитәкчелеге Идрәз фермасына 2 атна элек бер-берсе якынча 200 мең сумлык, фәкать ит юнәлешле генә 112 баш француз "Шароле" һәм "Абердин-ангуст" токымлы үгезләр кайтарды. Аларны Краснодар якларындагы бик үзенчәлеле бу токымны нәселгә үрчетүче махсус тау хуҗалыгыннан автоколонна белән барып алып кайттылар. Терлекләр салкыннан курыкмый, бик ашамсак....

"Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе җитәкчелеге Идрәз фермасына 2 атна элек бер-берсе якынча 200 мең сумлык, фәкать ит юнәлешле генә 112 баш француз "Шароле" һәм "Абердин-ангуст" токымлы үгезләр кайтарды. Аларны Краснодар якларындагы бик үзенчәлеле бу токымны нәселгә үрчетүче махсус тау хуҗалыгыннан автоколонна белән барып алып кайттылар. Терлекләр салкыннан курыкмый, бик ашамсак.

Район фермаларынан җилене корыган яки бик аз сөт бирүче сыерларны Багыш, Кабыккүпер якларында аерым туплана. Бу көтү үзенә күрә бер "тере инкубатор"булачак һәм бу токымны үрчетеп, районда ит җитештерүне инновацияле юлга бастыру максат итеп куела. Туганнан соң да бозаулар 8 айга кадәр әнисе янында үз иркендә үскән вакытта ул тәүлеккә уртача 2 килограммга чаклы үсеш бирергә сәләтле һәм бозау ел ярым дигәндә 5,5-6 центнер авырлык җыя. Шулай итеп, районда ит һәм сөт җитештерү күләмен кискен арттыру, аның үзкыйммәтен икеләтә диярлек киметү ниятләнә.

Үткән атнада Идрәз фермасында үткән республикакүләм семинарда белгечләр шуларны сөйләгәч, күпләр бу саннарга ышанмады да булса кирәк. Әмма, бу фәнни һәм тормышта расланган факт. "Мрамор ит" дип күпләр ишеткәне бардыр. Ул сатуда бик кыйммәт йөри. "Импортный" үгезләр ите нәкъ менә шундый инде.

Үгезләр әлегә Идрәз фермасында карантин үтә. Алар бик хәрәкәтчән, туктаусыз ашап кына торалар. Бу фермада үзенчәлекле реконструкция үткәрелде, кардаларга бик күпләп салам-печән ташылды. Бозаулар алдыннан даими җылытылучы су, тоз һ.б. өзелми. Аларны туклыклы һәм сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен аерым силос-сенаж базлары ачылды. Махсус азык тураткыч-миксер булдырылды. Аларны тәрбияләүгә терлекчеләрне иң-иңнәр арасыннан конкурс буенча сайлап кына алдылар.

Тагын берничә көннән үгезләр районда нәсел көтүе үрчетү өчен "Зөя" агрофирмасы фермаларына таратылачак. Тагын шунысы да бар икән- кара төстәге "Абердин-ангуст" токымлы үгезәрнең тумыштан ук мөгезләре булмый, аның урынына аның маңгаенда каты сөял бар һәм алар бик агрессив та, диләр белгечләр.Көтүгә чыккач, алар атлы көтүчегә генә буйсыналар икән. Ә "Шароле" токымы үгезләрнең бөтенесе да аксыл - соры төстә генә булалар һәм алары табигатьләре буенча бик тә тыныч һәм тыңлаучаннар.

Шулай итеп, районда терлекчелектә революция көтелә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар животноводство породистые коровы