Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

2006 елдан, Ана капиталы турында Указ игълан ителгәннән бирле, районда Ана капиталы сертификатын 670 әни алган. 22 ноябрь көнне район Пенсия Фонды бүлегендә район ЗАГС бүлеге инициативасы белән кабат тантаналы вакыйга булды. Әниләр көне уңаеннан икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Таңсылу Хафизовага (Әлмәндәр), Розалия Насыйбуллинага (Апас), Рузилә Хантимеровага (Урта...

2006 елдан, Ана капиталы турында Указ игълан ителгәннән бирле, районда Ана капиталы сертификатын 670 әни алган. 22 ноябрь көнне район Пенсия Фонды бүлегендә район ЗАГС бүлеге инициативасы белән кабат тантаналы вакыйга булды. Әниләр көне уңаеннан икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Таңсылу Хафизовага (Әлмәндәр), Розалия Насыйбуллинага (Апас), Рузилә Хантимеровага (Урта Балтай), Гөлия Фәйзуллинага (Каратун) һәм Римма Мингалиевага (Дүртиле) тантаналы шартларда сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров, ЗАГС бүлегеннән Зөлфирә Бәдертдинова һәм "Автоградбанк"ның Тәтештәге өстәмә офисы җитәкчесе Инна Гавченко әниләргә иң изге теләкләрен җиткереп, хатын-кыз бәхете теләделәр. Истәлеккә фотога төшкәннән соң әниләр нәниләре янына ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день матери энилэр коне