Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сабантуй – дәверләр күпере

15нче июньдә Апас районы делегациясе Иваново шәһәренә татар халкының милли бәйрәме - 20нче Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Апаслыларны ачык йөз, тәмле сыйлар белән каршы алдылар. Шәһәрнең В.Я. Степанова мәдәни һәм ял паркына милләттәшләребез җыелды. ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кайнар котлады....

15нче июньдә Апас районы делегациясе Иваново шәһәренә татар халкының милли бәйрәме - 20нче Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Апаслыларны ачык йөз, тәмле сыйлар белән каршы алдылар. Шәһәрнең В.Я. Степанова мәдәни һәм ял паркына милләттәшләребез җыелды. ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кайнар котлады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык җыелган халыкны Апас халкы исеменнән бәйрәм белән котлады һәм бүләкләрен тапшырды. Сабан туеның баш батыры 20 мең акчалата бүләк алса, Иваново шәһәре мәчете электрон коръән белән Сөембикә манарасы чигелгән келәмле, "Нур" милли социаль-мәдәни үзәге ЖК телевизорлы булды. "Безнең һәм бүгенге милли бәйрәмебез Сабантуйның төп максаты - читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу", - диде район башлыгы.
Бәйрәмне төп оештыручылар Иваново өлкәсенең татар-милли мәдәни үзәге рәисе Фәрит Ляпин һәм Иваново шәһәренең мәдәни үзәге рәисе Рифкать Хәеров Сабан туен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәргән Апас районы делегациясенә һәм шәхсән район башлыгына олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Якташыбыз Татарстанның халык артисты Фердинат Сәлахов һәм аның укучысы Яромир, районыбыз үзешчәннәре Сабантуй манзарасын күрсәттеләр. Ә халык татар моңнарын тыңлады, күңелләре булганчы биеде. Иваново өлкәсендә яшәүче якташларыбыз Чүрибураштан Әлфия Фасиева һәм Апастан Суфия Сафиуллина туган яктан сәлам алып килүчеләрне чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар, якын итеп сөйләштеләр, туганнарына зур сәламнәр әйтеп җибәрделәр.
Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева Сабан туеның оешканлык белән үтүенә һәм анда апаслыларның өлеше зур булуына басым ясады. Киләчәктә дә төрле җирләргә сибелгән татар халкының милли бизәкләрен, традицияләрен югалтмыйча, бердәм булып яшәвенә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй иваново