Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Бер очкыннан янгын чыгар, диләр, шуны онытмыйк!

- Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (19 апрель, 2013 ел) республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Шул чорда аның таләпләрен бозган гражданнарга 2-4 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штраф санкцияләре кулланылачак. Ә аерым очракларда аларга карата җинаять эше...

- Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (19 апрель, 2013 ел) республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Шул чорда аның таләпләрен бозган гражданнарга 2-4 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штраф санкцияләре кулланылачак. Ә аерым очракларда аларга карата җинаять эше дә ачылу яный, - дип белдерде район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Илдар Вәлиев.

- Районда ел башыннан 12 янгын чыгу очрагы теркәлде, бу узган елгыдан 3 очракка артык. Җәйге коры, кызу көннәр башлангач, аларның саны тагын да артуы мөмкин. Алда 1 май, 9 май -Җиңү бәйрәмнәре, озын яллар. Халык, бигрәк тә яшьләр, авылга шәһәрләрдән кунакка кайтучылар дусларча очрашу, күңел ачуларны урман, табигать кочагында үткәрергә теләр.... Тик Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта монардан тыелып торуыгыз дөресрәк булыр. Полиция участок инспекторлары, район янгынчылары һәм гадәттән тыш хәлләр, гражданнар иминлеге район идарәсе вәкилләре катнашында авыл җирлекләрендә, урманнарда уннан артык берләштерелгән рейдлар үткәрелде. Алар дәвам итә. Янгыннан саклану таләпләрен явызларча бозучы ике гражданга карата административ протоколлар төзелде һәм алар штрафка тартылды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынчылар очкыннан