Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Безнең бергә булуыбыз Калсын бөтен гомергә!

31 майда Апас районы делегациясе Чувашия Республикасының Батыр районы Озын Куак авылына халкыбызның милли бәйрәме - республикакүләм Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Күрше республикада 70 мең татар яши икән. "Хуш киләсез, апаслылар бездә беренче тапкыр", - дип ипи-тоз белән каршы алдылар безне. Сабан туе мәйданында район башлыгы Р. Н. Заһидуллин...

31 майда Апас районы делегациясе Чувашия Республикасының Батыр районы Озын Куак авылына халкыбызның милли бәйрәме - республикакүләм Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Күрше республикада 70 мең татар яши икән. "Хуш киләсез, апаслылар бездә беренче тапкыр", - дип ипи-тоз белән каршы алдылар безне. Сабан туе мәйданында район башлыгы Р. Н. Заһидуллин барлык җыелган халыкны Татарстан Республикасы Президенты һәм Апас халкы исеменнән кайнар котлады, бүләкләрен тапшырды. "Безнең һәм бүгенге милли бәйрәмебез Сабантуйның төп максаты - читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу", - диде ул. Батыр районы башлыгы Н. И. Глухов, ООО "Тормыш" агрофирмасы җитәкчесе Р. Ш. Сәнҗәпов, Канаш шәһәре татар иҗтимагый үзәге рәисе И. Ә. Зәйнетдинов һәм башкалар мондый аралашуларның алга таба да дәвамлы булуын теләп, рәхмәтләрен белдерделәр. Якташларыбыз, Татарстанның халык артистлары Илсур Сафин, Фердинат Сәлахов, Әлфинур Хисамиева, Илнар Сәйфиев һәм районыбыз үзешчәннәре искиткеч оста итеп Сабантуй манзарасын күрсәттеләр, җырларын-биюләрен бүләк иттеләр, мәйданда төрле уеннар оештырдылар. Милләттәшләребез дә сыната торганнардан түгел икән. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм күңелле узды. Без күршеләребезне район Сабан туена чакырып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гости в соседний район