Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Егетләрнең асыллары көрәшләрдә сынала

Апас мәктәбенең зур спорт залында Татарстан беренчелегенә милли көрәш буенча районкүләм сайлап алу ярышлары үтте. 10 үлчәү категориясе буенча ике келәмдә 100дән артык яшь көрәшче бил алышты. Рөстәм Бикмөхәммәтов, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты. Районда яшьләр, мәктәп балалары арасында спортның бу төре соңгы елларда бик популярга әверелде. Монда...

Апас мәктәбенең зур спорт залында Татарстан беренчелегенә милли көрәш буенча районкүләм сайлап алу ярышлары үтте. 10 үлчәү категориясе буенча ике келәмдә 100дән артык яшь көрәшче бил алышты.

Рөстәм Бикмөхәммәтов,

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты.

Районда яшьләр, мәктәп балалары арасында спортның бу төре соңгы елларда бик популярга әверелде. Монда район Сабантуйларында иң яшь батырга җиңел машина бүләк итү традициясенең дәвамлы булуы, район спорт мәктәбенең баш тренеры, район, Татарстан, Россиянең танылган көрәшчесе, дәрәҗәле турнир-бәйгеләрдә берничә тапкыр чемпион, баш батыр булып танылган спорт остасы һәм балалар остазы Ринат Гыйламовның үҗәтлеге, үз эшен һәм балаларны яратуы да бик мөһим факторларның берседер, мөгаен. Хәер, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фәнис Сафиуллин үзе дә бит көрәш тарафдары, күп тапкырлар Сабан туйлар баш батыры. Авыл мәктәпләренә килгән яшь директорлар да урыннарда көрәшнең мөһимлеген, балаларның сәламәт яшәү рәвешенә тартылуын хуплаулары сизелә. Район мәгариф бүлеге дә бу юнәлештә бик таләпчән.

Ә хәзер абыйларына, әтиләренә алмашка килүче, Сабантуйларыбызны, көрәш мәйданнарын гөрләтәчәк яшь батырларыбызны барлыйк: 29 кг.га кадәр: 1. Ранил Мөхәммәтҗанов (Балтай); 2. Фәннур Вәлиев (Апас); 3. Динар Мөхетдинов (Кызыл Тау). 32 кг.га кадәр: 1. Азат Хөснетдинов (Балтай); 2. Булат Бикбов (Дәүләки); 3. Марат Гайнетдинов (Балтай). 36 кг: 1. Данис Нәҗмиев (Апас); 2. Булат Хәкимов (Кызыл Тау); 3. Фәнил Хәкимов (Кызыл Тау). 40 кг: 1. Илшат Ибәтуллин (Дәүләки); 2. Руслан Рузметов (Балтай); 3. Илнур Гайнетдинов (Балтай). 45 кг: 1. Алмаз Насыйбуллин (Апас); 2. Рәмис Шәяхмәтов (Ындырчы); 3. Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш). 50 кг: 1. Айдар Садриев (Каратун); 2. Ленар Вафин (Чүрибураш); 3. Алмир Хәмидуллин (Биеш). 55кг: 1. Илнар Кәримов (Апас); 2. Динар Суслин (Апас); 3. Динар Закиров(аграр көллият). 60кг: 1. Булат Салаватуллин (Апас); 2. Рөстәм Хәмидуллин (Чүрибураш); 3. Айдар Дәүләтгәрәев (Кызыл Тау). 65 кг: 1. Раил Шәйхуллин (аграр көллият); 2. Илназ Насыйхов (Аюкөйдергән); 3. Бәхтияр Кәлимуллин (Биеш). 65 килограммнан югары: 1. Илмир Багитов (Ындырчы); 2. Руслан Барышников (Ындырчы); 3. Илмир Идиятуллин (Кызыл Тау).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корэш кураш,