Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Министр соклануын яшермәде

Районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Николай Титов килде. Әлеге сәфәрнең төп максаты - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге көзге эшләр белән танышу иде. Район башлыгы җитәкчелегендә кырларны карап чыккач, министр Апас районында...

Районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Николай Титов килде. Әлеге сәфәрнең төп максаты - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге көзге эшләр белән танышу иде.

Район башлыгы җитәкчелегендә кырларны карап чыккач, министр Апас районында барлык эшләрнең дә оешкан төстә баруын билгеләп үтте. Иске Йомралы авылы янәшәсендәге чөгендер кырында авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре, белгечләре белән очрашты, апаслыларның фидакарь хезмәтенә соклануын белдерде, татлы тамырның уңдырышлылыгына басым ясады. Быел районда 2790 гектарда чөгендер чәчелгән булса, бүгенге көнгә инде аның 1500 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык - 250 центнер. Шулай ук көзге туфракны эшкәртү эшенең сыйфатын һәм уҗым кырларының торышын үрнәк итеп куйды. "Вакытында чәчү - киләсе елны өметлерәк итә. Ә җирне тиешенчә эшкәртү - мул уңышка нигез сала. Димәк, апаслылар киләсе елда да мул уңышка өметләнә ала", - диде Марат Әхмәтов.

Республика кунакларын район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит приезжал министр