Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Михнәтсез кергән мал исәпсез китәр

11 кешелек район суд приставлары коллективы каравына ел башыннан прокуратура, судлардан барлыгы 2235 карар һәм башка төрле рәсми документлар керде. Шулар буенча 1907 үтәтү эше башкарылды, барлыгы 18 млн. 619 мең сум акча эзләтеп алынды. Район суд приставлары хезмәте җитәкчесе Альберт Абдрахманов: -Коллективыбызда һәр белгеч үз эшенә җаваплы карый. 5...

11 кешелек район суд приставлары коллективы каравына ел башыннан прокуратура, судлардан барлыгы 2235 карар һәм башка төрле рәсми документлар керде. Шулар буенча 1907 үтәтү эше башкарылды, барлыгы 18 млн. 619 мең сум акча эзләтеп алынды.

Район суд приставлары хезмәте җитәкчесе Альберт Абдрахманов: -Коллективыбызда һәр белгеч үз эшенә җаваплы карый. 5 хезмәткәребез югары юридик, 2 хезмәткәр югары икътисади белемле. Законнарны төгәл белеп куллануда алар башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр һәм белемнәрен арттыру өстендә даими эшлиләр. Россия Юстиция министрлыгы составында моннан 15 ел элек оештырылган район суд приставлары коллективы Татарстан күләмендә соңгы 5 елда 12 тапкыр алдынгы урынар яулап, Мактау грамоталары, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2009 елда пристав Фәрит Корбангалиев Татарстан күләмендә "Суд эшчәнлеген тәэмин итүдә иң яхшы хезмәткәр" мактаулы исеменә, Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына һәм өченче дәрәҗә "Дәүләт гражданлык хезмәте өчен" медаленә лаек булды. Һәм мин хезмәттәшләремнең бу казанышлары белән чиксез горурланам, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приставлар коне