Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

МОРЗАЛАР МӘКТӘБЕ ЯҢА “ЯУЛЫК”ЛЫ БУЛДЫ

Татарстанкүләм программа нигезендә Морзалар мәктәбе быел тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ерак 1972 елда төзелгән ике катлы мәктәпкә язгы каникул көннәрендә "Апас төзелеш конструкцияләре" ширкәте осталары килде. Иртәнге җидедән кичке караңгылык төшкәнче эшләп, алар бер атна дигәндә аның тузган шифер түбәсен сүтеп, төсле калай яптылар. Мәктәпнең бөтен эчке коммуникацияләре ремонтланып, заманча, җылы санитар-гигиена...

Татарстанкүләм программа нигезендә Морзалар мәктәбе быел тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ерак 1972 елда төзелгән ике катлы мәктәпкә язгы каникул көннәрендә "Апас төзелеш конструкцияләре" ширкәте осталары килде. Иртәнге җидедән кичке караңгылык төшкәнче эшләп, алар бер атна дигәндә аның тузган шифер түбәсен сүтеп, төсле калай яптылар. Мәктәпнең бөтен эчке коммуникацияләре ремонтланып, заманча, җылы санитар-гигиена бүлмәләре булдырылачак. Агач тәрәзә рамнары, ишекләр нык һәм зәвыклы пластикка алыштырылачак. Ремонт-реконструкция эшләре уку барышын өзмәскә, укучыларга комачау итмәскә тиеш дигән бурыч куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт школ реконструкция