Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Мәйдан иңли Сабантуйлар...

Намуслы, тырыш, фидакарь хезмәттән соң, Апас халкы Сабан туен билгеләп үтәргә табигать кочагына җыелды. 11 июньдә районыбызның Сабан туе мәйданы җыр-моң, шат авазлар, уен-көлке белән гөрләп торды. Сабан туе мәйданына иртәдән үк транспорт, халык, кунаклар агылды. Һәр килүчене җылы сәламләп милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, тальян моңнары каршы алды. Быел мәйдан...

Намуслы, тырыш, фидакарь хезмәттән соң, Апас халкы Сабан туен билгеләп үтәргә табигать кочагына җыелды. 11 июньдә районыбызның Сабан туе мәйданы җыр-моң, шат авазлар, уен-көлке белән гөрләп торды. Сабан туе мәйданына иртәдән үк транспорт, халык, кунаклар агылды. Һәр килүчене җылы сәламләп милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, тальян моңнары каршы алды.

Быел мәйдан аеруча матур, күркәм иде. Табигать тә үзенең җылы, аяз, кояшлы һава торышы белән сөендерде.

Сабан туен район башлыгы Р.Н. Заһидуллин ачып җибәрде. Ул барлык район халкын, кунакларны бәйрәм белән ихластан котлап, ирешелгән уңышларга да, алда торган бурычларга да тукталды. Районыбыз хезмәтчәннәренә үзенең ихластан рәхмәтен ирештерде. Сабан туе кунагы, якташыбыз ТРның Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Р.Җ Хәбибуллин ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның райондашларга юллаган Сабан туе котлавын укыгач, мәйдан алкышлардан гөрләп торды. Бер төркем алдынгылар Сабан туе флагын күтәргәч, мәйданга төрле тармак буенча үз хезмәтләренең чын осталары, иң уңганнар чакырылды. Мәйдан түрендә бер-бер артлы кыр батырлары, төрле һөнәр ияләре, спортчылар, иҗади бәйгеләрдә уңыш казанган актив укучылар, 1 класска укырга керүче балалар, яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр, Алтын туйларын билгеләп үткән парлар, яңа тормыш коручылар һәм башкалар хөрмәтләнде. Быел да алар макталдылар, данландылар, район башлыгының Рәхмәт хатларына, Дипломнарга, бүләкләргә лаек булдылар.

Сабан туена якташларыбыз да күп кайткан иде. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Ш.Х. Гаффаров, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, Дәүләт Советы депутаты Н.М. Вәлиев, ТР Югары Арбитраж судыннан Р.И. Сәлахов, Кол Шәриф мәчете имамы Р.М. Юнысов, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге якташлык җәмгыяте вәкилләре, танылган артистларыбыз, җырчыларыбыз, җурналистларыбыз да безнең белән бергә бәйрәм итеп, Сабантуйга үзгә бер ямь бирделәр.

Сабан туе кызганнан-кыза барды. Җыр-бию, төрле уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы, велосипедчылар ярышы, су өстендә сәяхәт авиа-шоу, салют, кечкенә вагончыклар таккан паравоз, батут, карусель, балалар мәйданчыгындагы төрле тамашалар, сәүдә нокталары... Бу күңеллелек, матурлыкны әйтеп аңлата торган түгел. "Туган авылым" - авыл ызбасы яныннан да халык өзелеп тормады.

Быел да батырга билгеләнгән машина үз иясен тапты - яшьләр арасында, 36 кг-лы үлчәү категориясендәге район батыры булып Заготзерно бистәсеннән Айдар Садриев калды. "Сабан туе - 2012"нең баш батыры - Марат Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народный праздник майдан