Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Эх, чаңгы шуулары...

Якшәмбе көнне район Сабан туе мәйданында "Россия чаңгы юлы" кысаларында узучы "Татарстан чаңгы юлы - 2013" массакүләм спорт ярышы оешкан төстә узды. Аның быелгысы Универсиада елында үтүе белән аеруча үзенчәлекле булды. Иртәнге сәгать сигездән үк бирегә машиналар, автобуслар агылды. Мәйдан чаңгыга баскан, чана тарткан балалар, мәктәп укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре,...

Якшәмбе көнне район Сабан туе мәйданында "Россия чаңгы юлы" кысаларында узучы "Татарстан чаңгы юлы - 2013" массакүләм спорт ярышы оешкан төстә узды. Аның быелгысы Универсиада елында үтүе белән аеруча үзенчәлекле булды. Иртәнге сәгать сигездән үк бирегә машиналар, автобуслар агылды. Мәйдан чаңгыга баскан, чана тарткан балалар, мәктәп укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре, спорт белән дус калган өлкәннәр, гомумән, ихластан, рәхәтләнеп ярышырга, ял итәргә теләүче райондашлар белән тулды. Теләүчеләргә кайнар чәй, коймак, шашлык та әзер иде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинның изге теләкләреннән соң ярышка старт бирелде. Бәйгедә катнашучы һәркемнең дулкынлануы сизелә иде. Чаңгыга баскан әти-әниләр нәниләренә киңәшләрен бирәләр, хезмәттәшләр бер-берсен рухландыралар, укучылар "барыбер мин узам" дип баскан урыннарында тора алмыйлар. Һәркемнең кәефе күтәренке. Ә бер читтә олысы-кечесе ярыйсы гына биек таудан чана шуалар. "Һаман кухняда ашарга пешереп көн үтә, менә кайда икән ул дөнья рәхәте", - дип хатын-кызлар да балаларын утыртып килгән чаналарга үзләре утырып таудан түбән җилдерттеләр.

Чаңгыда беренче мәктәп укучылары ярышты. Аннан чаңгыга баскан олысы-кечесе билгеле бер аралыкта шудылар. Берьюлы бу кадәр күп чаңгычыны мәйданның "күргәне" булмагандыр әле. Бәйрәмгә барлыгы 2500 кеше килгән булса, шуның 700е чаңгыга баскан иде. 11 пенсионер да яшьләрдән калышмадылар. Көч бирүчеләрнең яңгыравыклы тавышларыннан, район үзешчәннәренең дәртле җырларыннан мәйдан гөр килеп торды. Ә чаңгычыларның финишка килүләре үзе бер манзара булды. Кемдер чаңгыда выжылдап узды, кайсыдыр чаңгысын кулына тотып җәяүләп килеп җитте, кемдер килеп җитәм дигәндә генә ял итәргә туктады... Ничек кенә булсада барысыда финиш сызыгын уздылар, һәркемнең йөзе шат, һәркем канәгать иде. Бер читтә нәниләр дә ярышып алдылар. Чирмешәннән Ибраһимовлар 6 яшьлек Камилә белән 2,3 яшьлек кызлары Зәмирәне дә алып килгәннәр. "Бу ярышка бик хәзерләндек инде, көн саен чаңгыда шудык. Шундый күңелле бәйрәмнән бик канәгать калдык", - ди әниләре Сиренә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алучы укучылар, яшүсмерләр мәйданга чакырылып бүләкләнделәр. Менә алар кемнәр: Р. Хәмидуллин (Чүрибураш), И. Гайфуллин, Р.Рәхимов (Зур Күккүз), А. Кәлимуллина (Бакырчы), И. Зарифуллина (Чүрибураш), Р. Кәлимуллина, Р. Гайнетдинов, Р. Галиуллин (Зур Күккүз), И. Сафиуллин (Апас), Ф. Яруллин (Зур Күккүз), Я. Йосыпова, Л. Хәйруллина (Аграр көллият). Бәйгедә сынатмаган бер төркем ветераннар Ә. Хәмидуллин, Г. Сабиров (Апас), Р. Сөләйманов (Болынбалыкчы), Г. Гайнетдинова (Зур Күккүз), Ю. Заһретдинова (Болгаер), З. Яруллина (Апас) истәлекле бүләкләргә, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Оешмалар арасында иң актив катнашкан мәгариф бүлеге (җит. Алсу Хәйруллина) һәм социаль яклау идарәсе коллективлары да (җит. Зөлфия Гайнуллина) билгеләп үтелделәр. Иң яшь чаңгычы Чирмешәннән Зәмирә Ибраһимова булса (2,3 яшь), иң өлкәне Рәшит Шәйхиев (75 яшь) Апастан иде. Гаиләләре белән бәйгедә катнашырга килгән Апастан Гайнуллиннар, Чүрибураштан Нургалиевлар һәм Борнаштан Вәлиәхмәтовлар да күңелдә соклану тудырдылар. Һәр атна саен узучы чаңгы ярышларының нәтиҗәсе бу көнне ачык чагылды.

Бәйге - бәйрәмнән һәркем канәгать булып, яхшы кәеф белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чангы юлы–2013 чангы