Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Чаңгы юлында биатлончылар

17 мартта Зур Күккүз авылында Әфган җирендә хезмәт иткән егетләр Фаил Курамшин, Айрат Рәхмәтуллин, Рамил Рәхмәтуллин, Рамил Гайнуллин, Алмаз Баязов, Камил Ибраһимов, Айдар Хәйруллин, Рифат Камалов иганәчелек итеп биатлон ярышы уздырылды. Әфганчы егетләр беренче тапкыр әлеге бәйгене Зур Күккүз авылында 1983 елда үткәргән булганнар. Шуннан бирле 30 ел дәвамында әлеге...

17 мартта Зур Күккүз авылында Әфган җирендә хезмәт иткән егетләр Фаил Курамшин, Айрат Рәхмәтуллин, Рамил Рәхмәтуллин, Рамил Гайнуллин, Алмаз Баязов, Камил Ибраһимов, Айдар Хәйруллин, Рифат Камалов иганәчелек итеп биатлон ярышы уздырылды. Әфганчы егетләр беренче тапкыр әлеге бәйгене Зур Күккүз авылында 1983 елда үткәргән булганнар. Шуннан бирле 30 ел дәвамында әлеге ярышлар әфганчылар тарафыннан уздырылып, зур оешканлык белән үтә. Районның барлык урта мәктәпләре командалары ярышка зур әзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Ләкин көннең җилле, буранлы торуы күп кенә биатлончыларны штраф кругын әйләнергә мәҗбүр итте.

Хуҗалар районда үткәрелгән чаңгы ярышларында өстенлекләрен күптән исбатлаган иделәр инде. Биатлон ярышларында да аларга тиңнәр табылмады. Шәхси беренчелектә егетләр арасында Күккүз мәктәбеннән 1 - Раил Гайнетдинов, 2 - Рубин Галиуллин, 3 - Айдар Яруллин, кызлар арасында шулай ук Күккүздән 1 - Илүзә Яруллина, 2 - Фирүз Яруллина һәм 3 - Бакырчы авылыннан Рузилә Кәлимуллина яуладылар. Команда беренчелегендә исә 1 - Күккүз, 2 - Апас, 3 - Борнаш мәктәпләре. Ярышны оештыручы Әфганчы егетләр җиңүче Күккүз мәктәбе командасын кубок белән бүләкләделәр. Ә шәхси беренчелектә җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжи