Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Чүрибураш алдыра!

Быелгы көзге чәчүне районда иң беренчеләрдән булып "Зөя" агрофирмасының Чүрибураш бүлекчәсендә башлап җибәрделәр. Быел районда 14000 гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычы куела. -Чәчү әйләнеше графигын дөрес итеп, җиренә җиткереп үтәсәк кенә матур һәм мул уңышка өметләнеп була,-ди бүлекчә җитәкчесе Ринат Сатдинов. - Агрофирма составына керүебезнең нәтиҗәләре бүген үзен бик...

Быелгы көзге чәчүне районда иң беренчеләрдән булып "Зөя" агрофирмасының Чүрибураш бүлекчәсендә башлап җибәрделәр. Быел районда 14000 гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычы куела.

-Чәчү әйләнеше графигын дөрес итеп, җиренә җиткереп үтәсәк кенә матур һәм мул уңышка өметләнеп була,-ди бүлекчә җитәкчесе Ринат Сатдинов. - Агрофирма составына керүебезнең нәтиҗәләре бүген үзен бик яхшы сиздерә. Элегрәк салым, хезмәт хаклары буенча бик күп бурычларыбыз җыелган иде, техника паркы да бик искерде. Бу проблемаларны без бүген оныттык инде...

-Пай җирләренә печән, ашлыкны мул итеп бирделәр быел, хезмәт хакы да бик яхшы чыга. Хезмәтеңне күреп, тиешенчә бәяләп торучылар булганда эш тә алга бара бит ул,-дип, үз фикерен өсти авылның бик тәҗрибәле механизаторы, чәчү агрегатын кырга быел иң беренче булып алып чыгучы Радик Шәрәфиев. Бүген бик сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкаручы Рафил Садриев, Шамил Заһидуллин, Расыйм Төхвәтуллин, Илгиз Сәгъдиев, Тәлгать Заһриев (рәсемдә) та нәкъ шулай ук уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: озимый сев