Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Чыңлады кыңгырау моңы

Районыбызның барлык белем учакларында да тантаналы шартларда яңа уку елы башланып китте. Быел 2067 укучы белем серләренә төшенәчәк. 145 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Морзалар урта мәктәбендә зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Заманча, чиста, пөхтә, уңайлы бинада бөтен шартлар да бар. Укучылар да, укытучылар да биредәге уңайлылыкка...

Районыбызның барлык белем учакларында да тантаналы шартларда яңа уку елы башланып китте. Быел 2067 укучы белем серләренә төшенәчәк. 145 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

Морзалар урта мәктәбендә зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Заманча, чиста, пөхтә, уңайлы бинада бөтен шартлар да бар. Укучылар да, укытучылар да биредәге уңайлылыкка шатланып туя алмыйлар. 18 бәләкәч белән балалар бакчасы коллективы да бирегә күчкән. 1 сентябрь көнне район башлыгы Рәшид Заһидуллинның, якташыбыз, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллинның Белем бәйрәменә килүләре дә юкка гына түгел. Алар мәктәп белән танышып, аның төзеклегенә уңай бәя бирделәр. 40 еллык тарихы булган Морзалар мәктәбенә алар үзләренең бүләкләрен - заманча телевизорлар тапшырдылар. Тантанада шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Фирдус Хәев, янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Леонид Ромачков, Ябалак авыл җирлеге рәисе Физзәт Миңнуллин һәм полиция бүлегеннән Илсур Шиһабиев катнаштылар. Алар барысы да укучылар һәм укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юлладылар.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин Белем көнендә гаиләсе исеменнән Урта Балтай мәктәбенә заманча, плазмалы телевизор бүләк итте.

Бу саваплы гамәлне һәркем хуплады. Мәктәп директоры Илфир Гәрәев укучылар һәм мәктәпнең әти-әниләр комитеты исеменнән рәхмәт әйтте, коллективка яңа уку елында уңышлар теләде. Бу тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.

Каратун мәктәбенә быел 1 класска 19 бәләкәч керде. Тирә-яктагы 15 авылдан 50 укучы урта белем алырга килгән. 214 укучыга 25 укытучы белем бирә. Бердәм, тәҗрибәле коллективның уңышлары да сөендерерлек. Алар узган уку елында Бердәм Дәүләт имтиханнары буенча иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр һәм укучыларының күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр. Белем бәйрәмендә уңышларга ирешкән күп кенә укытучылар һәм укучылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алдылар. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова һәм килгән кунаклар коллективны бәйрәм белән тәбрик итеп, яңа уку елында тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Апас урта мәктәбе укучылары да иртәдән үк чәчәк бәйләмнәре тотып, бәйрәм тантанасына ашыкты. Быел мәктәпкә 9 сыйныфка 37 укучы, 11 сыйныфка 29 укучы килде, ә 49 бала мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлады. Бәйрәмгә җыелган барлык кунакларны тәбрик итеп, мәктәп директоры Илдүс Зиннәтуллин сәламләде һәм яңа уку елында уңышлар теләде. Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов районыбызның барлык мәктәпләрендә ремонт эшләренең үзвакытында башкарылуын билгеләп үтте, укучыларга кагылган кайбер яңалыклар белән таныштырды. Тәбрикләүләр, шигъри чыгышлар күп яңгырады бәйрәмдә. Мәктәпнең ел дәвамында ирешелгән уңышлары да бихисап икән. Мактау кәгазьләре, күпсанлы Дипломнарны кабул итеп алганда укучыларның да, укытучыларның да йөзләрендә горурлык хисләре чагылды. Апас муниципальара полиция җитәкчесе Рамил Хәбибуллин укучыларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырды.

Борнаш урта мәктәбендә Белем бәйрәме күңелле һәм оешкан төстә үтте. Бизәлгән заллар, укучыларның кул эшләреннән ясалган күргәзмәләр, чәчәкләр, стендлар - болар барысы да күңелгә бәйрәм хисе өстәде. Быел 8 укучы тәүге тапкыр белем дөньясына атлап керде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин коллективка җылы, матур теләкләрен ирештерде һәм район хакимияте исеменнән телевизор, тегү машиналары бүләк итте. ООО СХП "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсе идарәчесе Илгизәр Мөхәммәтгалиев җәйге ялда берләшмәдә хезмәт иткән укучыларга кул сәгатьләре тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Марат Ногманов, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева, ветеран укытучылар, әти-әниләр барысы да изге теләктә иде.

Беренче кыңгырау тавышы балаларны беренче дәрескә чакырды. Чәчәкләргә күмелгән укытучылар, беренче сыйныф укучыларын җитәкләгән егетләр-кызлар мәктәпкә агылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день знаний 1 сентя