Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Якташларыбыз рухы булып изге туфрак кайтты

16 июнь көнне район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм хәрби комиссар Илшат Паймурзин җиңел машинада 3500 километр юл үтеп Волгоград, Курск, Мәскәү астындагы "Туганнар каберлекләре"ннән туфрак алып кайттылар. "Беренче Волгоград өлкәсенең Городищенский районына юл тоттык, сугыш елларында биредә 7 концлагерь булган, якташларыбызның күпчелеге һәлак булган урын да шушында. Район хакимияте бик...

16 июнь көнне район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм хәрби комиссар Илшат Паймурзин җиңел машинада 3500 километр юл үтеп Волгоград, Курск, Мәскәү астындагы "Туганнар каберлекләре"ннән туфрак алып кайттылар. "Беренче Волгоград өлкәсенең Городищенский районына юл тоттык, сугыш елларында биредә 7 концлагерь булган, якташларыбызның күпчелеге һәлак булган урын да шушында. Район хакимияте бик җылы каршы алып, һәр истәлекле урын белән тәфсилләп таныштырды. Йөзләгән, меңләгән каберлек алдында тыныч кына басып торып булмый, йөрәк сыкрый, йөрәк елый. Курск дугасы, Мәскәү астындагы Орел шәһәре "Туганнар каберлекләре" хезмәткәрләре дә безнең шундый изге эшкә алынуыбызны хуплап, эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр", - дип сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашты Илшат Паймурзин. 22 июнь көнне "Туганнар каберлекләре"ннән алып кайткан изге туфраклар тантаналы шартларда район үзәгендәге Мемориаль комплекска урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Туганнар каберлеклђре”ннђн туфрак алып кайттылар