Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Ямьле булды, гөрләп узды Апас Сабантуйлары

8 июнь көнне район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күңеллерәк, матуррак була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка - олысына-кечесенә ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде. Сабантуй "Табигать бүләкләре" дип исемләнгән тамаша белән башланып китте. Бизәлгән җигүле атлар үткәннән соң, мәйданда бер-бер артлы...

8 июнь көнне район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күңеллерәк, матуррак була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка - олысына-кечесенә ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде.

Сабантуй "Табигать бүләкләре" дип исемләнгән тамаша белән башланып китте. Бизәлгән җигүле атлар үткәннән соң, мәйданда бер-бер артлы төрле милләт вәкилләре дуслыгын, гореф-гадәтләрне чагылдырган күренешләр башланды. Тамаша башкалада үтәчәк Универсиаданы да, Экология елын да, райондашларыбызның уңганлыгын, булганлыгын, батырлыгын да үз эченә алган иде. Бу театральләшкән күренеш - җырлы-биюле тамашадагы милли бизәкләр чигелгән, матур күлмәкләр кигән биючеләр, тальянчылар, җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу матурлыктан, зур оештыру сәләтеннән килгән кунаклар, гомумән, бәйрәмгә килгән халык таң калды.

Күркәм тамашадан соң бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Олуг бәйрәмне район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Барлык район халкын, кунакларны Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлап, ирешелгән уңышларга да, алда торган бурычларга да тукталды ул. Милли бәйрәмебезне үткәрүдә үзләреннән матди өлеш керткән якташларыбызга да, эшмәкәрләргә дә рәхмәтен ирештерде. Сөйләрлек, күрсәтерлек уңышлары бар апаслыларның. - Районыбыз кырларында 67600 гектарда язгы кыр эшләре башкарылды. Районыбыз халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә терлекчелек өлкәсендә дә сынатмыйбыз. Федераль һәм республикакүләм программалар актив рәвештә тормышка ашырылып килә. Шул исәптән ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, "Чиста су", "Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү", "Мәгариф учреждениеләренең капиталь ремонты", "Мәдәният йортлары төзелеше", "Авылларга асфальт юл китерү", "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" һәм башкалар. Торак йортлар төзү буенча да безнең район еллык планны 101 процентка үтәде, - диде район башлыгы.

Сабан туе кунаклары ТР Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Артем Сидоров, Мәскәү өлкәсенең Иваново шәһәренең татар-милли мәдәни үзәге рәисе Фәрит Ляпин җитәкчелегендәге делегация, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин һәм башка якташларыбыз, җырчыларыбыз да безнең белән бергә бәйрәм итеп Сабантуйга үзгә бер ямь бирделәр. Бер төркем алдынгылар Сабан туе флагын күтәргәч, мәйданга төрле тармак буенча үз хезмәтләренең чын осталары, иң уңганнар чакырылды. Мәйдан түрендә бер-бер артлы кыр батырлары, төрле һөнәр ияләре, спортчылар, яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр, Алтын туйларын билгеләп үткән парлар, яңа тормыш коручылар һәм башкалар хөрмәтләнде. Быел да алар макталдылар, данландылар, район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм Дипломнарга, бүләкләргә лаек булдылар.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Җыр-бию, төрле уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы, велосипедчылар ярышы, су өстендә сәяхәт, салют, кечкенә вагончыклар таккан паравоз, батут, карусель, балалар мәйданчыгындагы төрле тамашалар, сәүдә нокталары... Бу күңеллелек, матурлыкны әйтеп-аңлата торган түгел! "Туган авылым" мәдәни-этнографик мәйданнан да, батырлар истәлеген мәңгеләштергән күчмә Мемориаль яныннан да халык өзелеп тормады.

Быел да батырларга билгеләнгән бүләкләр үз ияләрен тапты - яшьләр арасында абсолют батыр булып Ындырчыдан Илмир Багитов калды. "Сабан туе-2013"нең баш батыры Апастан Тимур Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе2013