Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яшь чемпионнар Апаста үсә

"Алтын алка" Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга. Төрле яшьтәге 323 бала хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек түгәрәкләрендә спорт белән шөгыльләнә. Аеруча да хоккей түгәрәгенә яратып йөриләр икән. Бозга чыкканчы иң элек барысы да, яшь аермаларына карап, тренажер залларында күнекмәләр үтәләр. Ә бозда инде...

"Алтын алка" Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга. Төрле яшьтәге 323 бала хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек түгәрәкләрендә спорт белән шөгыльләнә. Аеруча да хоккей түгәрәгенә яратып йөриләр икән. Бозга чыкканчы иң элек барысы да, яшь аермаларына карап, тренажер залларында күнекмәләр үтәләр. Ә бозда инде алар үзләрен аеруча да иркен тоталар. Тимераяк, кәшәкә, алка, ярышлар һәм җиңүләр аларның инде төп хыялына әверелгән. Түгәрәкләр тәмамланганнан соң 19.00-20.00 сәгатьләрдә массалы шууга да райондашлар теләп йөриләр. Шунысы да мөһим, түгәрәләр дә, массалы шуу да түләүсез.

Рәсемдә: инде 4 ел балаларга хоккей уйнау серләрен өйрәтүче тренер Булат Хисамов үзенә яшь алмаш әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей ледовый дворец