Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яңа йортта яңа шатлыклар язсын!

Апасның Октябрь урамында урнашкан, моннан 40 еллар элек төзелгән 4 фатирлы, ике катлы кирпеч йортта яшәүчеләр бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерделәр. "Авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү" Дәүләт программасы нигезендә кыска вакыт аралыгында Совет урамында УК "АПК-Апас" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән икешәр фатирлы ике яңа йорт сафка басты һәм хуҗаларына тапшырылды....

Апасның Октябрь урамында урнашкан, моннан 40 еллар элек төзелгән 4 фатирлы, ике катлы кирпеч йортта яшәүчеләр бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерделәр. "Авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү" Дәүләт программасы нигезендә кыска вакыт аралыгында Совет урамында УК "АПК-Апас" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән икешәр фатирлы ике яңа йорт сафка басты һәм хуҗаларына тапшырылды. Әлегә кадәр тормыш итү өчен бернинди дә уңайлылыгы булмаган йортта яшәп, бирегә - яңа фатирларга күчүчеләрнең йөзләрендә канәгатьлек хисе чагыла. Фатир ачкычларын тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, төзелеш эшләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов катнаштылар һәм яңа нигезгә күчүчеләргә тыныч, матур тормыш теләделәр.

Рәсемдә: яңа фатирның ишекләрен ачып кергән Фәхретдиновлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новоселье открытие нового дома йорт ачылу