Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста диңгезчеләр очрашты

25 июль – хәрби диңгез флоты көне. Әлеге уңайдан, хәрби бурычын диңгез флотында үтәгән егетләр район үзәгенә очрашуга җыелды.

(25 июль, “Апастово-информ”).



Диңгезче егетләрнең бәйрәм шатлыкларын бүлешергә гаиләләре, балалары да килгән иде.
Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән егетләр очрашуларны әле башлап кына җибәрде. Алар ел саен җыелырга сүз куешты.
“Очрашуларны матур традициягә кертеп җибәрәсе иде. Диңгезчеләргә багышлап һәйкәл кую да кирәктер дип уйлыйм. Аны икенче бәйрәмгә кадәр өлгертәсе иде. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык булсын, гаиләләрдә тынычлык булсын, илдә сугышлар булмасын. Бер-беребезне яклап, саклап, матур гына районда яшәргә, эшләргә язсын”, - диде, үзе дә диңгез флотында хезмәт иткән, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Аның тәкъдимен һәркем хуплап чыкты. Егетләр бердәмлек белән һәйкәл төзүне башкарып чыгарга сөйләштеләр.
Диңгезчеләр өчен мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән матур концерт программасы да әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев