Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста ярминкә үтте

4 ноябрь райондашлар өчен истәлекле һәм тарихи вакыйгаларга бай булды. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган чараларда олысы-кечесе теләп катнашты. Иртәдән үк район үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси хуҗалыклар төрледән-төрле продукция тәкъдим итте. Итен, сөтен, маен, яшелчә, җиләк-җимешен, салам, печән, ярмалар...

4 ноябрь райондашлар өчен истәлекле һәм тарихи вакыйгаларга бай булды. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган чараларда олысы-кечесе теләп катнашты.

Иртәдән үк район үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси хуҗалыклар төрледән-төрле продукция тәкъдим итте. Итен, сөтен, маен, яшелчә, җиләк-җимешен, салам, печән, ярмалар - гомумән җаның ни тели, шуны арзан гына бәядән сатып алып була иде. Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты.

- Бәйрәм ярминкәсе оешкан төстә бара. Сәүдә нокталарының бизәлеше, товар төрлелеге, сатучыларның киенү рәвешләре күзгә ташлана. Сатучыларда да, халыкта да бәйрәм рухы сизелә, - диде район башлыгы.

Һәр авыл җирлеге, оешма-предприятие үзенчә тырышкан. Коймак-чәй белән сыйлаучылар да, җыр-бию белән күңелне күтәрүчеләр дә күп иде. Башкаладан килеп сату итүчеләр дә Апас халкының кунакчыллыгыннан, итагатьле булуыннан канәгать калуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев