Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Балаларга терәк-таяныч сез

5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан районда зур чара узды. Район башлыгы инициативасы белән мәдәният йортына төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 400 мәгариф хезмәткәре җыелды. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә буыннар очрашуын хәтерләтте. Һәр кеше тормышта ирешкән уңышлары өчен укытучысына бурычлы һәм рәхмәтле. Галимме ул, җитәкчеме, табибмы яки төзүчеме,...

5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан районда зур чара узды. Район башлыгы инициативасы белән мәдәният йортына төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 400 мәгариф хезмәткәре җыелды. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә буыннар очрашуын хәтерләтте.

Һәр кеше тормышта ирешкән уңышлары өчен укытучысына бурычлы һәм рәхмәтле. Галимме ул, җитәкчеме, табибмы яки төзүчеме, нинди генә һөнәр иясе булса да, аның чишмә башы мәктәп бусагасыннан башланган, аның уңышларына укытучысының сабырлыгы, тырышлыгы, йокысыз төннәре салынган. Шуңа да бу көнне чыгыш ясаган һәркем үзен имтихан тоткандай хис итте, инде үзләре лаеклы ялда булучылар да тәүге билгесен, беренче тапкыр такта каршына чыгып җавап бирүен искә алды.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да сәхнәгә менгәч дулкынлануын яшермәде һәм мөхтәрәм мөгаллимнәрне бәйрәмнәре белән тәбрик итеп ихлас теләкләрен юллады. "Өлкән укытучыларны хөрмәтләү безнең бурыч. Август киңәшмәсендә сөйләшкәнчә, аларны мәктәпкә, хезмәт иткән коллективларына чакырып чәй эчерүләр традициягә кереп китәчәк", - диде ул.

Тантанада һәр сүз, һәр чыгыш өлкәннәрне зурлауга, данлауга, аларның мәртәбәле һәм җаваплы хезмәтләренә дан җырлауга багышланды. Мәскәү Мәдәният университетының Чаллы филиалы укытучылары һәм шәкертләре мәгариф хезмәткәрләре өчен тирән эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Ветеран мәгаллимнәр җырчы-биючеләрнең чыгышларын яратып тамаша кылдылар, алкышларга күмделәр, кушылып җырладылар, биеделәр. Хезмәт ветераны Гаяз Хисамидиновның чегән кызына кушылып сәхнәдә очып-очып биюе аларны ерак яшьлекләренә алып кайтты. Шулай ук озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән, бүген дә яшьләргә туры юл күрсәтүче Илгизәр Гыйльфановның исеме аталгач, зал тагын да җанланып китеп, ветеран җитәкчегә җылы алкышлар яуды.

Район мәдәният йортының фойесы шат авазларга күмелде, биредә очрашкан һәркемнең йөзе шатлыктан балкыды. Чөнки кемдер озак вакыт күрмәгән укытучысын, кемдер хезмәттәшен, кемдер остазын очратты, хәл сорашты, сөйләште, телефон номерларын алмашты. Бу көнне өлкәннәр өчен чәй табыны да оештырылган иде. Ә соңыннан алар, район башлыгының тәкъдиме белән, Апасның иң матур, иң күренекле урыннары, урамнары аша үтеп, оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен ирештереп өйләренә таралдылар. Бәйрәм бер мизгелдә узып китте, ләкин өлкән мәгариф хезмәткәрләренең күңелләрендә озак вакыт сагынып, искә алып сөйләрлек рухи байлык калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день учителя