Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Халык иҗатында – күңел җәүһәрләре

10 октябрьдә район мәдәният йортында сөекле татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан "Ватан" Халыкара яшьләр иҗат фестиваль-конкурсының район туры узды. Анда укучылар фольклор, вокал-соло, хореография, сүз сәнгате, декоратив-кулланма сәнгать номинацияләрендә көч сынаштылар.

Иң элек игътибарны фойеда Каратун мәктәбе укучылары кулыннан эшләнгән курчаклар күргәзмәсе җәлеп итте. Конкурсның шарты буенча - катнашучылар халык авыз иҗаты төрләре яки Г. Тукайның әсәрләреннән өзекләр белән бәйле чыгышлар ясарга тиешләр иде. Чыгышлар бик матур булды. Кече Болгаер яшьләре "Каз каурые" җырлы-биюле өзекләре белән фольклор номинациясендә җиңү яуладылар. Язилә Гыйниятуллина "Белемле кеше" легендасы, Каратуннан Инзил Тимуршин белән Адилә Исмәгыйлева үртәвечләре, Борнаштан Язилә Гыйльметдинова әкияте - нәфис сүз номинацияләрендә иң яхшы чыгышлар дип табылдылар. Алар Буага фестивальнең зона турына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль, 125 лет Г.Тукаю