Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Озын толымнарга таң калдык без

Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Озын толым" бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган озын толымлы кызлар финал өлешенә бик тырышып әзерләнгәннәр, барлык таләпләргә дә игътибар иткәннәр иде. Алар татар кызларына хас булганча гади, сылу, сөйкемле, шул ук вакытта чая да, сәләтле дә булулары белән тамашачыны таң калдырдылар....

Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Озын толым" бәйгесенең финалы узды.

Бәйгенең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган озын толымлы кызлар финал өлешенә бик тырышып әзерләнгәннәр, барлык таләпләргә дә игътибар иткәннәр иде. Алар татар кызларына хас булганча гади, сылу, сөйкемле, шул ук вакытта чая да, сәләтле дә булулары белән тамашачыны таң калдырдылар. Милли кием кигән, чәчләрен икеләп үреп, чулпы таккан кызлар нинди генә имтиханнар аша үтмәделәр. Үзләре белән таныштыру, чәч прическасы ясау, чәч үстерү серләре белән уртаклашу, күмәк биюдә катнашу, бишек җыры көйләү, нәфис сүз аша әниләргә мәдхия җырлау кебек биремнәрдә кызлар үзләрен кыю тоттылар. Кызларга дуслары, яшьтәшләре дә ярдәм итте. Хәтта гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да булды. Берсеннән-берсе чибәр, сәләтле кызлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу жюрига бер дә җиңел булмады. Шулай итеп, Азбабадан Ралинә Мәрдәнова "Иң оста куллар", Биештән Гөлнара Фәтхетдинов "Иң шаян", Чирмешәннән Раилә Вафина "Иң милли", Апастан Динара Шиһабиева "Иң сәнгатьле", Ләйсән Салаватуллина "Иң сәләтле" номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Иске Йомралы мәктәбе укучысы Сөмбелә Мингазиева - I урынны, Борнаш мәктәбе укучысы Адилә Нәбиуллина - II урынны, Каратун мәктәбеннән Регина Хисмәтуллина - III урынны яулады. "Сәләт" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Диана Хәйруллина гран-прига лаек булды.

"Сәләт" балалар иҗат үзәге оештырган бәйге татар кызларына карата соклану, райондашларыбыз белән горурлану хисе уятты. Ә "Сәләт"тә шөгыльләнүче нәниләрнең, укучыларның биюләре, җырлары, нәфис сүзләре бәйгегә тагын да ямь өстәде, тамашашыны ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Длинная коса Озын толым