Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Табар Черкенендә Масленица бәйрәме

Май чабу (масленица) бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Икенче төрле аны "кышны озату" дип тә атыйлар, ягъни елның иң салкын фасылы белән саубуллашу. 15 март көнне Табар Черкене авылы халкы бик күңелле итеп масленницаны бәйрәм итте. Бәйрәм мәктәп каршында узды. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән...

Май чабу (масленица) бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Икенче төрле аны "кышны озату" дип тә атыйлар, ягъни елның иң салкын фасылы белән саубуллашу. 15 март көнне Табар Черкене авылы халкы бик күңелле итеп масленницаны бәйрәм итте. Бәйрәм мәктәп каршында узды. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән иде. Кыңгыраулы җигүле атлар бала-чаганы урам әйләндерде. Барысы да кайнар коймак, чәй белән сыйландылар. Җыр-бию, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Барлык йолаларны үтәгәч кыш белән яз шактый "тарткалашкач", кыш җиңелергә мәҗбүр булды. Саламнан ясалган карачкы үзенә җыйган бөтен уңышсызлыклар белән яндырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица