Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

ТӨЗЕЛЕШСЕЗ КИЛӘЧӘК ЮК

"Альтаир-1" төзелеш компаниясе бүген районда алып барган зур төзелешләрнең иң мөһиме - Апаста. Алар көче белән район үзәгендә төзелүче 18 фатирлы, 3 катлы, ветераннар йортының бүген башы ябыла. Объектта көне-төне 35 кеше эшли. Инде бөтен бүлмәләрдә дә штукатурлау-тигезләү эшләре башкарылган. Йортка газ да кергән. Ишек-тәрәзәләр дә куела. Бу, чираттагы алтынчы...

"Альтаир-1" төзелеш компаниясе бүген районда алып барган зур төзелешләрнең иң мөһиме - Апаста. Алар көче белән район үзәгендә төзелүче 18 фатирлы, 3 катлы, ветераннар йортының бүген башы ябыла. Объектта көне-төне 35 кеше эшли. Инде бөтен бүлмәләрдә дә штукатурлау-тигезләү эшләре башкарылган. Йортка газ да кергән. Ишек-тәрәзәләр дә куела. Бу, чираттагы алтынчы күпкатлы йортны 9 Май бәй­рәменә тантаналы төстә файдалануга тапшыру көтелә. Биредә илкүләм программа нигезендә тагын бер өч катлы җиденче торак йорт төзелешенә әзерлек бара. Бүген аңа нигез блоклары, бетон-плиталар кайтарыла. Ветераннар өчен бу урамда төзелгән унсигезәр фатирлы йортларның дүртесен Казан төзелеш оешмасы сафка бастырган иде. Бишенчесен "Альтаир" ташчылары салды. Апасның Салават Кәримов урамында урнашкан бу йортның фатир ачкычларын ветераннарга, аларның тол хатыннарына тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

Компания җитәкчесе Ринат Миначев түбәндәгеләрне белдерде:

- Безнең компания эшчәнлеге Апас, Татарстан район-шәһәрләрендә генә алып барылмый бүген. Мәскәү, Волгоград, Калуга шәһәрләрендә дә төрле төзелеш, газлаштыру эшләрен башкарабыз. Татарстаныбызда яшәве барыбер яхшырак һәм җайлырак дип булганына шөкер итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство новый дома