Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Күрмәгәнгә Ходай күрсәтмәсен, Мәңге аяз булсын күгебез!

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын район халкы зур бәйрәм рухында каршылады. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калучы өлкәннәр, сугыш елларыннан соң төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән абый-апалар, барлыгы 4 меңгә якын кеше, 8 май көнне зур хөрмәт һәм игътибар тойдылар. Алар өчен бай эчтәлекле, күңелләрне...

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын район халкы зур бәйрәм рухында каршылады. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калучы өлкәннәр, сугыш елларыннан соң төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән абый-апалар, барлыгы 4 меңгә якын кеше, 8 май көнне зур хөрмәт һәм игътибар тойдылар. Алар өчен бай эчтәлекле, күңелләрне кузгатырлык, дулкынландыргыч программа төзелгән иде.

Сугыш меңнәрчә кешене әтисез үсәргә мәҗбүр итте. Гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен ел саен район үзәгенә зур тантанага чакыру матур традициягә әверелде. Ә быел ул тагын да тулырак һәм күркәмрәк итеп, Сабан туе мәйданында кече Сабан туе рәвешендә үтте. Ак яулыклы, чигүле кәләпүшле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары иртәдән үк район үзәгенә җыелды. Алар тантаналы шартларда Батырлар Мемориаль комплексында булып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Батырлар мемориаль комплексындагы исемлектән һәркем кабаттан иң якын, иң кадерле, газиз кешесен эзләде. Күз яшьләре аша: "Исәнме, әти, мин сиңа килдем", "Без сине һаман да көтәбез", "Тыныч йокла", - дигән сүзләрне кабатлап, исемлекне кат-кат күздән кичерделәр алар. Биредә шулай ук батырлар истәлегенә веноклар салынды.

Соңыннан өлкәннәр автобусларга утырып район Сабан туе аланына юл алдылар. Килүче һәр кешене "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" әгъзалары җылы сәламләп каршылады. Тантананы район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин ачып җибәрде. Шулай ук кайткан кунаклар - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Дәүләт Советы депутаты Н.М. Вәлиев, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министры Р.Җ. Хәбибуллин, ТР Югары Арбитраж судыннан Р.И. Сәлахов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры урынбасары Н.Л. Титов һәм башкалар да райондашларны Бөек Җиңү көне белән кайнар котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Театральләшкән күренештә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташ артистларыбыз Фердинанд Сәлахов, Люция Галләмова һәм Әлфинур Хисамова да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп чыгыш ясадылар. Алар чыгышын һәркем күз яшьләре аша карады. Ветераннар, хезмәт батырлары, Алтын туйларын билгеләп үткән парлар, республикакүләм бәйгеләрдә алдынгы урыннар алган укучылар мәйданга чакырылып бүләкләнделәр. Хәтта яңа гына тәпи йөреп киткән нарасыйлар да читтә калмады.

Өлкәннәр өчен кыр ашханәсендә тәмлы сый-нигъмәт хәзерләнгән иде. Шулай ук сәүдә нокталары тулы куәтенә эшләде, балалар өчен кәмит, төрле уеннар оештырылды. Милли көрәшне, ат чабышын, волейбол һәм мини-футболны да һәркем кызыксынып карады.

Сабан туе мәйданындагы күчмә Батырлар Мемориаль комплексы яныннан да кеше өзелмәде. Бу күренеш һәркемне сокландырды.

Бу көнне шулай ук тагын бер истәлекле вакыйга булды -ветераннарны тораклы итү программасы буенча яңа йорт файдалануга тапшырылды. Апас үзәгендә 18 сугыш һәм хезмәт ветераны район башлыгы кулыннан яңа фатирга ачкычлар алды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узган. Ләкин һәр йөрәк Бөек Җиңү көнен зур дулкынлану белән каршы ала. Бәйрәмгә килүчеләр дә хисләрен яшереп кала алмадылар. "Безне олылаган өчен Ходай сезне тагын да зуррак мәртәбәләргә ирештерсен, игелегегез мең булып үзегезгә әйләнеп кайтсын. Ил-көннәребез тыныч булсын", - дигән сүзләр белән, кабат-кабат рәхмәт әйтеп, канәгать булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май