Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кушыл, читтә йөрмә!

Апасыбыз гөлбакча булырга тиеш дигән максат белән башланып киткән санитар-экологик чисталык икеайлыгы дәвам итә. Хезмәт коллективлары бердәм рәвештә өмәләргә чыгып, оешма тирә-юньнәрен һәм үзләренә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындыралар, багана төпләрен аклыйлар. Алардан шәхси йорт хуҗалары да калышмый. Гаиләләре белән өмәгә чыгучылар да бар. Авыл җирлекләренең дә һәркайсында өмәләр старт алды....

Апасыбыз гөлбакча булырга тиеш дигән максат белән башланып киткән санитар-экологик чисталык икеайлыгы дәвам итә. Хезмәт коллективлары бердәм рәвештә өмәләргә чыгып, оешма тирә-юньнәрен һәм үзләренә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындыралар, багана төпләрен аклыйлар. Алардан шәхси йорт хуҗалары да калышмый. Гаиләләре белән өмәгә чыгучылар да бар. Авыл җирлекләренең дә һәркайсында өмәләр старт алды. Карлар эреп, җирләр ачылу белән күзгә күренеп, мине алыгыз, дип торган чүп-чарлар Апасыбызны бер дә бизәми шул. Шуңа да, кемдер килеп кисәтү ясаганны көтмичә, туган ягыбызның, кече Ватаныбызның гүзәллегенә өлеш кертик!

20 апрельдә - районда традицион рәвештә гомумхалык өмәсе үтә. Паркларны, агачлыкларны, урамнарны, оешма-предприятие, йорт-җир тирәләрен җыештырыйк, чистартыйк! Барыбыз да өмәгә!

Рәсемдә: Редакция коллективы иң беренчеләрдән булып һәм бердәм төстә өмәләргә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: двухмесячник чистоты