Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кемгә үчегез бар?

Әле аякка гына басып килүче "Чиста район" ширкәте карамагында чылбырлы бер трактор, махсус чүп җыю "КамАЗ"ы гына бар. Ширкәтне оештыручы тәвәккәл Апас егетләре аларны булдыру өчен хәтта үзләренең шәхси җиңел машиналарын сатканнар! - Апасыбызны бик тә матур, төзек һәм чиста итеп күрү теләге берләштерде безне, - диләр аны оештыручылар, хәрби...

Әле аякка гына басып килүче "Чиста район" ширкәте карамагында чылбырлы бер трактор, махсус чүп җыю "КамАЗ"ы гына бар. Ширкәтне оештыручы тәвәккәл Апас егетләре аларны булдыру өчен хәтта үзләренең шәхси җиңел машиналарын сатканнар!

- Апасыбызны бик тә матур, төзек һәм чиста итеп күрү теләге берләштерде безне, - диләр аны оештыручылар, хәрби хезмәт елларында Россиянең "кайнар нокта"ларын үткән 24 кенә яшьлек Ранис Җамалиев белән компаньоны, яшьтәше Радик Гәрәев.

- Район башлыгы тәкъдим ясагач, җиде кат уйлап кына уртак карарга килдек, - диләр егетләр. - ТБО полигонын да үзебезнең җаваплылыкка алдык. Эшебездә өлгермәгән чаклар да булгалыйдыр, анысы өчен гафу үтенәбез. Безнең дә үз фикерләребез бар. Чүп контейнерларына бәдрәф чиләкләрегезне чыгарып түкмәгез әле, зинһар! Кайберәүләрнең б…н шунда салырга да кулы җитми, иренеп, контейнер янына җиргә генә бушата. Кышын шуның аркасында алар шакылдап ката, аны чистартуы, бушатуы бер бәла булса, кувалда белән кыйнап изелә, ямьсезләнә бит чүп савытлары. Ә язын шул шакшы саз булып Апас урамнарына җәелә. Җәен шунда чебен-черки оясы булачагын аңлау кыен ахырысы бу адәмнәргә. Мондый мәгънәсезләрне йөзләреннән танып белә башладык инде. Үзләрен газета, район телевидениесе аша фаш итү, тиешле тикшерү органнары аша чара күрүдән әлегә тыелып торабыз. Кеше хезмәтен бәяли, урамдашларыгыз, күршеләрегез хакын уйлый, кешеләрне, чисталык һәм пөхтәлекне ярата башларга вакыттыр инде абый-апалар!

Тагын бер бик әшәкелек белән көн дә очрашырга туры килә. Алмагач, бәрәңге бакчасын чистарта да кайберәүләр, "менә, күрегез, мин нинди!", дигәндәй агач кәүсәсен аран күтәреп, контейнер янына чыгарып ыргыта. Тәрбияле, әдәпле күршесе контейнерга барып җиткәнче шул корыган алмагач ботагына тәкенеп егылуына, чүп-чарның урамга, аяк астына чәчелүенә, чистартучыларга эшләргә җайсыз булуына төкереп тә бирми ул!..

Каты көнкүреш калдыкларына гына исәпләнгән контейнерны шулай күмеп куярга хирысларга эшлекле тәкъдимебез бар. Безне алдан кисәтеп иске мебель, зур габаритлы көнкүреш техникасын, бакчагызны чистартканнан соң ботак-санакны капкагыз төбенә, коймагыз буена чыгарып өегез әле зинһар. Аерым килеп, төяп китәбез! Үзегезнең техникагыз булса, полигонга китерегез. Аның өчен сездән акча сораучы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полигон ТБО