Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Табар Черкене яңа уку елына яңартылган мәктәп, яңа максатлар белән аяк басты

Табар Черкене мәктәбе коллективы Белем көнендә икеләтә шатлыклы хисләр кичерде. Биредә капиталь төзекләндерүдән соң мәктәп кабат үз укучыларын җыйды.

(1 сентябрь, “Апастово-информ“).


“Заманча, яңа мәктәпкә 8 бала тәүге тапкыр аяк басты. Барлыгы 74 укучы яңа уку елын башлап җибәрде. Без бу төзекләндерү эшләрен 24 ел көттек“, – диде Табар Черкене мәктәбе директоры Лидия Щербакова.

Мәктәп танымаслык булып үзгәргән. Тышкы яктан ук яңа күлмәк кигән. Уку бүлмәләре дә танымаслык булып үзгәргән. Ашханә, азык хәзерләү блогы, спорт залы замана таләпләренә туры килә. Коридорлар да үзенчәлекле итеп бизәлгән. Биредә төрле милләт язучы һәм шагыйрьләренең портретлары һәм иҗаты чагылыш таба, “канатлы сүзләр“ урын алган. Уку бүлмәләрендәге тәрәзәләргә куелган жалюзиларга кадәр милли, фәнгә кагылышлы бизәкләр белән баетылган.

“Кыска гына вакыт эчендә шундый матур бина барлыкка килде. Барлык эшләр дә “Бердәм Россия“ партиясе инициативасы белән федераль грант акчасына башкарылды. Барлыгы 45 миллион сум акча сарыф ителде. Монда тышкы як кына түгел, бинаның эче дә заманчалаштырылды. Якын арада яңа җиһазлар белән дә тулыланачак. Яхшы кәеф, уңышлар сезгә“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов мәктәпне ачу тантанасында һәм сәламәтлекне кайгыртып, укытучыларны, әти-әниләрне прививка ясатуга җитди карарга чакырды.

“Ак барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президентының Белем көне белән котлавын җиткерде. Ул мәктәпкә ярдәм йөзеннән 50 мең сумлык Сертификат та бүләк итте.

“Табар“ хуҗалыгы җитәкчесе Фаяз Кәримов укучылар һәм укытучылар коллективының авыл хуҗалыгы эшләрендә төп ярдәмчеләр булуларын билгеләп үтте. Җәйге ялларын хезмәткә багышлаган укучыларга акчалата премияләр, коллективка бүләкләр тапшырды.

Төзекләндерү эшләре кыска вакыт эчендә төгәлләнде. Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы хезмәтне җиренә җиткереп башкарган. Укучылар да, әти-әниләр дә сөенечләрен яшерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев