Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хезмәтегез хәтерләтә мең яшәгән горур имәнне

Кешене кылган гамәлләре бизи дигән бөек акыл ияләре. Ә район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллинның халык өчен, райондашларның уңайлы, җайлы, матур тормышы өчен куйган көчен, башкарган хезмәтләрен хәтерләп тә, санап та бетерә торган түгел. Эше, кылган гамәлләре белән ул районыбызның гына түгел, ә республиканың горурлыгына әверелде. Аңа талант, оештыру сәләте...

Кешене кылган гамәлләре бизи дигән бөек акыл ияләре. Ә район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллинның халык өчен, райондашларның уңайлы, җайлы, матур тормышы өчен куйган көчен, башкарган хезмәтләрен хәтерләп тә, санап та бетерә торган түгел. Эше, кылган гамәлләре белән ул районыбызның гына түгел, ә республиканың горурлыгына әверелде. Аңа талант, оештыру сәләте табигать тарафыннан бирелгән. Эшли дә, эшләтә дә, хезмәт кешесен күрә, бәяли дә белә җитәкче. Үзенең фидакарь тырышлыгы, максатчанлыгы, алдан күрә белүчәнлеге, вак мәшәкатьләр, олы проблемалар алдында югалып калмыйча, һаман нык ихтыяр көче белән алга баруы аңа бүгенге дәрәҗәләрне, хөрмәтне һәм ихтирамны яуларга ярдәм иткән.

Туган авылы биргән фатиха

Рәшид Заһидуллин Борнаш авылы егете. Җир фәне буенча беренче белемнәрне дә ул туган авылында туплаган. Ата-бабаларының маңгай тире тамган җирдә эшләп беренче чыныгу алган, ару белмәс, тынгысыз яшь белгеч хезмәте белән районга танылган. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, ул Тәтеш совхоз-техникумында укый, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Ленин исемендәге колхозда агроном булып эшләп, шактый тәҗрибә туплый һәм 1977 елда Колангы ашлык кабул итү пункты, 1978 елда Каратун ашлык кабул итү пункты директоры урынбасары булып билгеләнә. Бер ел Апас "Сельхозтехника" берләшмәсендә идарәченең транспорт буенча урынбасары вазифаларын башкаргач, Рәшид Заһидуллинны "Путь к коммунизму" колхозында рәис итеп сайлыйлар. Ике аякка тезләнгән колхозда җиң сызганып эшкә керешә, кыска гына вакыт эчендә аны аякка бастыра ул. Дүрт ел эчендә колхоз алдынгылар сафына чыга. Ә матур күрсәткечләрнең, тырышлыкның, йокысыз төннәрнең, тынгысыз көннәрнең нәтиҗәсе булып Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Аннан соң 10 ел Каратун ашлык кабул итү пункты генераль директоры вазифасын башкара. Бу еллар әлеге хезмәт коллективының күтәрелеш чоры була. Чүпрәле районының "Алтын башак" Идарә компаниясең Борындык филиалы, "Борындык элеваторы" генераль директоры булып хезмәт куйган елларда да Рәшид Заһидуллинны бары тик уңыш арты уңыш сөендерә, ул сулыш өргән башлангычлар барысы да замана таләпләре белән тәңгәл килә.

Мин туган җиремә хезмәт итәчәкмен

Урау юллар аша үткән, хезмәтнең тәмен, ямен татырга өлгергән, кая барса шунда үзеннән соң матур эзләр калдырган, сагынып сөйләрлек яхшылыклар, игелекләр кылган, чын үз көче, фидакарьлеге белән данланган, тормышның төбеннән күтәрелгән җитәкче 2005 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән Апас районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. Беренче эш көнен үк: "Мин Апаска хезмәт итәчәкмен. Хәл итмәслек нәрсә юк ул! Теләк һәм эшләү генә кирәк", - дип ышанычлы адымнар белән башлаган башлыкның барлык хезмәтләре, уй-гамәлләре дә халык күз алдында.

Җитәкче районда яшәгән һәркемгә - олысына да, кечесенә дә, барлык хезмәт һәм һөнәр ияләренә карата да игътибарлы, ихтирамлы. Алтын туйларын билгеләп узучылар да, яңа гаилә коручылар да, тәпи атлап китүче нәниләр дә, олы юбилейларын каршылаучылар да, уку алдынгылары да, спорт бәйгеләрендә, үзешчән сәнгатьтә уңышка ирешүчеләр дә - барысы да, барысы да үзенә карата хөрмәт тоя. Яшьләрне көрәшкә тарту, яман гадәтләрдән аралау, киләчәкләрен якты, матур, өметле итү максатыннан, Сабан туеның яшь батырына машина бүләк итү дә район башлыгы инициативасы белән тадициягә керде. Инде 4 ел яшь батырларның машиналы булу хыялы чынбарлыкка ашты. Бу республикада да тиңе булмаган яңалык. Көнне-төнгә ялгап эшләүче игенчеләргә, терлекчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә, өлкән буынга, укытучыларга, балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә районда һәрчак ягымлы караш, аталарча кайгырту, тирән хөрмәт хисләре хөкем сөрә. Максатчан программалар нигезендә йортлар салу, юллар төзү, сулар кертү тулы куәтенә бара. Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә төзелешнең туктап торганы юк. Бер-бер артлы мәһабәт биналар калка, уңайлыклар арта. Зур авылларга да, кечкенә авылларга да караш бердәй. Район үзәгендә батырлар истәлегенә төзелгән Мемориаль комплекс, "Алтын алка" Боз сарае, бассейн, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, замана таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән хастаханә, Каратундагы асфальт заводы, Каратун ашлык кабул итү бистәсендәге тегермән, Борнашта сафка баскан мәктәп, мәдәният йорты, Дәвештә ел әйләнәсе хезмәт күрсәтүче "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге район башлыгы тырышлыгы белән башкарылган эшләрнең әле берничәсе генә, ләкин шулар гына да җитәкченең эшенә зур һәйкәл булып тора. Бүген яңа, җылы, барлык уңайлыклары булган йортларда яшәүче 156 ветеран район башлыгына күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп дога кыла, эшләренең уң, үзенең сау-сәламәт булуын тели. Апасның гөлбакчага әверелүе дә, заманча яктыртылган урамнардан йөрүебез, брусчатка түшәлгән тротуарлардан атлавыбыз да район башлыгы эшләгән елларның бер казанышы. Морзалар, Урта Балтай, Каратун мәктәпләренә, Коштавылы һәм Колгына клубларына капиталь төзекләндерү үткәрү, Свияжный бистәсенә су, юллар кертелү, Багыш, Дүртиле һәм Карабай авылларында яңа клублар төзелү - барысы да халык өчен.

Җирдә яшәү, матур эз калдыру үзе бәхет

9 ноябрьдә, ягъни бүген, район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин 60 яшьлек олы юбилеен каршылый. Гомер юлын барлаганда үткән тормышындагы кайсы гына көнгә тукталса да, аның горурланып сөйләрлек эшләре, яулаган казанышлары бар. Хезмәтендә нык терәге булган гаиләсе бөтен, балалары әти-әниләре үрнәгендә эш сөючән, булдыклы булып үскән, оныклары дәү әти дип килеп сарыла, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре елмаеп тәбрикли. Җирдә шуннан да зур бәхет бармы тагын?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ю