Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Тырыш хезмәткә бәя – икмәк исе, икмәк тәме

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре басу-кырларда икмәк язмышы өчен көрәштә.

(30 июль, "Апастово-информ")



Игенчеләр уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен бар тырышлыкларын куя. Иртәдән кичкә кадәр басуларда комбайннар гөрелтесе, техника шавы тынмый. “Апас-мол“ агрофирмасының Югары Акхуҗа бүлекчәсе дә кызу эш өсте.
Акхуҗа авылы янындагы 90 гектарлы арыш кырында 3 комбайн ашлык суктыра. Шул ук вакытта башка басуларда да борчак һәм суктыру эшләре дәвам итә.
Апас егете Алмаз Салаватов “Нью-Холланд“ маркалы кыр корабын иярли. Аның штурвал артына утыруына 3 кенә ел булса да, эшен яхшы белә. Язгы чәчү эшләрендә дә катнашкан ул. Хәзер үзе чәчкәнне үзе ура да.
– Иртәнге сәгать 6да эшкә киләбез. Комбайннарны карап, майлап, җайлап эшкә чыгабыз. Чык төшкәнче, кичке сәгать 8ләргә кадәр кырда без. Үзем шофер булып эшли. Икмәк язмышына өлеш кертү ир-егетнең бурычы дип саныйм, – ди Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев