35 ел элек совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды
Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән хөрмәтле солдатлар, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар! 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды.
35 ел элек совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Хәрби антларына тугры калып, гомерләрен биргән Апас районы батырларының данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр. Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыгыз һәм сугышчан батырлыгыгыз - яшь буын өчен матур өлге. Украинада хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә активлык күрсәтәбез, бу эш алга таба да дәвамлы булачак. Килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телибез.
Фәнис Зәйнуллин, «Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев