6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.
(6 ноябрь, "Апастово-информ")
Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев