Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды
Техник-механик белгечлеген алган 28 егеткә дипломнар тапшырылды.
(30 июнь, “Апастово-информ”).
Кичә кунакларын аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигмәтҗанов сәламләде.
“Бүген көллият коллективы яшь белгечләрен озын юлга озата. Биредә алган белемнәрегез киләчәккә ныклы адым булсын. Алга таба да сынатмыйча, югалып калмыйча илебезгә лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам”, - диде җитәкче.
Яшь белгечләргә, ныклы белем һәм тәрбия биргән остазларга район башлыгы Равил Хисаметдиновның, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушевның да котлаулары ирештерелде. Иң актив студентларга һәм көллият хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Озак еллар көллияттә хезмәт куючы Талия Абдрахманова Апас районы оешуга 90 ел уңаеннан истәлек медале белән бүләкләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм “Апас-мол” авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов яшьләргә ихлас тәбрикләүләрен юлладылар, остазларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагына яшь белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән мөгаллимнәр һәм мастерлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Уку дәверендә районыбыз кырларында хезмәт итеп, тәҗрибә туплаган, үзләрен иң-иңнәр итеп күрсәтергә өлгергән егетләр “Апас-мол” берләшмәсенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Көллият җитәкчелеге намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләргә, төрле район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, район данын еракларга таныткан яшьләргә, аларның әти-әниләренә олы хөрмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев