Апаска эшлекле визит белән Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре барышында Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм җитәкче-белгечләр белән берлектә берничә хуҗалыкта булды.
(9 август, “Апастово-информ”).
Иң элек “Ибраһимов һәм К” крестьян-фермер хуҗалыгында сөтчелек-товарлыклы ферма төзелеше белән танышты. Аннан “Апас-мол” берләшмәсенең Тәүгелде авылы кырында игенче-механизаторлар белән очрашып, хезмәт алдынгыларына Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар да хөрмәтләнде. Ленар Шәрипов, Фирдүс Ибәтуллин, Марат Гыйбадуллин хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгы сафларда бара. Алар күчмә кызыл байрак, Диплом һәм акчалата бүләк алды. Свияжский янәшәсендәге көзге арыш кыры белән танышканнан соң, Марат Җәббаров “Табар” хуҗалыгында азык әзерләү үзәген дә карады. Биредә дә терлекчелек өлкәсендә хезмәт итүче алдынгылар бүләкләнде.
Марат Җәббаров алга таба да тырышып эшләү, хезмәт хакларын арттыру, күркәм нәтиҗәләргә ирешү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев