Апаста Ак Барс Банк вәкилләре эшмәкәрләр белән очрашты
26 май – Россия эшмәкәрләре көне. Әлеге уңайдан Ак Барс Банк районда урта һәм кече бизнес вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшүләр чәй өстәлләре артында үтте. (26 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
–Республиканың район һәм шәһәрләрендә очрашулар бара. Банк вәкилләре эшмәкәрләр өчен файдалы финанс мөмкинлекләре турында тәкъдимнәр җиткерә. Эшмәкәрләр белән сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу, фикерләрен тыңлау, аларга кирәкле алымнарны тәкъдим итү, банк ресурслары белән киләчәктәге планнарын җайларга булышу максатыбыз булып тора, – диде Ак Барс Банкның бизнес буенча региональ үзәге җитәкчесе Наилә Халикова.
Эшлекле бизнес очрашу район башлыгы Равил Хисаметдиновның бәйрәм котлавы белән башланып китте.
–Хөрмәтле эшмәкәрләр, килгән кунаклар! Бүген Ак Барс Банк инициативасы белән шундый файдалы чара – бизнес-иртәнге аш уза. Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Иң мөһиме – сәламәтлек, гаиләгездә, эшегездә уңышлар, өметле бизнес-партнерлар, оптимистик рух, иртәгесе көнгә ышаныч телим. Эшегез бары алга барсын! Районның киләчәге, социаль-икътисади үсеше сезнең эшчәнлеккә бәйле, – диде район башлыгы һәм Ак Барс Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевның безнең районның кураторы буларак, күп эшләрдә ярдәм итүләрен, хезмәттәшлеккә баруларын билгеләп үтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Очрашуда Ак Барс Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да катнашты. Аңа район белән тыгыз элемтәдә торганы, хезмәттәшлек иткәне, хәйрия эшләренә керткән өлеше һәм эшмәкәрләргә ярдәме өчен Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
–Ак Барс Банк исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Эшмәкәр – ул һөнәр түгел, ә сәләт. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә эш урыннары булдырыла, салымнар түләнә, Без бүген бизнес-ашка җыелган бина да эшмәкәрлекнең бер гүзәл үрнәге. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезне үзебез белән аралашырга чакырам. Без бик теләп ярдәм итәрбез, – диде ул.
Чараны оештыручылар сүзләренчә, нәкъ менә кече бизнес авыл халкына тормышта үз урыннарын табарга, гаиләне тәэмин итәргә, оештыру, эшлекле һәм иҗади яктан тулысынча ачылырга ярдәм итә. Эшлекле активлык районның социаль үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә зур этәргеч булып тора. Эшкуарларга ярдәм итү өчен дәүләт бик күп төрле программаларны тормышка ашыра. Банк вәкилләре очрашу вакытында төрле алымнарны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы кече бизнес Лизинг компаниясе директоры Айрат Каюмов үзенең чыгышында эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте һәм район башлыгының Апасның йөзе булырлык, кабатланмас үз товарын җитештерү тәкъдименә каршы, тегү җиһазлары белән ярдәм итү мөмкинлеге барын белдерде. Очрашу барышында милли бизәкләр белән шәл һәм яулыклар тегү, бәйләү хакындагы фикер дә яңгырады.
Бизнес-иртәнге аш барышында банк хезмәткәрләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшмәкәрләрнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары хакында фикер алыштылар. Ак Барс Банк вәкилләре үз эшеңне башлау өлешендә һәм аны алга таба үстерү юнәлешендәге мөмкинлекләр хакында сөйләделәр. Кече бизнесны үстерү буенча идарә җитәкчесе Дмитрий Дмитриев кредит программаларын тәкъдим итте, агросәнәгать комплексы өлкәсендә ташламалы кредитлар, максатчан программалар, авыл җирлегендә күчемсез милек төзү һәм сатып алу өчен ипотека кредитлары хакында мәгълүматлар бар иде.
–Апас районы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Апаслылар актив клиентларыбыз булып тора. Һәр клиент белән шәхси якын килеп эшлибез, һәр сорау буенча проблемаларын чишәбез. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ташламалы программалардан, шулай ук клиентлар көнкүреш һәм хезмәт хакы продуктларыннан да актив файдаланалар, – диде Дмитрий Дмитриев.
Очрашуда шулай ук Банкның хезмәт хакы проектлары һәм аларны үстерү турында сүз алып барылды. Ак Барс Банк карталары хуҗаларының бик күп өстенлекләргә ия булуларын, эшмәкәрләр кредит алу эшендә Ак Барс Банкның ярдәме зур булуын билгеләп үттеләр.
–Күп кешенең кредит тарихы бозылу сер түгел. Мин кредит алырга дип мөрәҗәгать иттем. Каршы килмәделәр, ярдәм иттеләр. Аларга зур уңышлар телим, эшләре тагын да җәелсен, – диде эшмәкәр Фердинанд Яруллин.
Эшлекле очрашу тантаналы шартларда тәмамланды. Озак еллар нәтиҗәле эшләүче эшмәкәрләр Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медаленә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Кече Күккүз авылында яшәүче эшмәкәр Алсу Нигъмәтуллина очрашуның файдалы мәгълүматларга бай булуын билгеләп үтте.
–Бүген бик күп яңа файдалы мәгълүмат алдым. Барысын да яхшы һәм гади итеп итеп аңлаттылар. Кулай тәкъдимнәрне сайлыйсы һәм кулланасы гына кала. Хезмәтебезне бәяләп хөрмәтләделәр. Әлеге очрашуны оештырган, эшебезне күргәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Алсу.
Морзалардан Зөфәр Гыймадиев эшмәкәрлек белән 2000 елдан бирле шөгыльләнә. Эшенең барлык нечкәлекләрен дә аңлый.
–Замана алга бара. Тормыш гел үзгәреп тора. Яңалыклар белән танышу, яңа юнәлешләрне аңлау өчен мондый очрашулар бик кирәк, – диде Зөфәр абый. .
Урта Балтайдан Азат Низамов шулай ук сәүдә өлкәсендә эшли. Аның үз эшен ачып биргәненә 20 елдан артык вакыт узган.
–Эшнең берсе дә җиңел түгел. Эшмәкәрлек тә кырыйдан караганда гына рәхәт кебек. Тырышабыз, эшлибез. Очрашуларга киләбез, очрашабыз, сөйләшәбез, фикерләрне уртаклашабыз, Безне аңлаганнары, ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, – диде Азат абый.
ПАО «АК БАРС» БАНК. Генеральная лицензия ЦБ РФ № 2590 от 12.08.2015 г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев