Апаста беренче сайлаучылар бүләккә лаек булды
Апас яшьләре сайлауларда тәүге тапкыр катнашты һәм бүләккә дә ия булдылар.
(15 март, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбе укучылары Дамир Галиев, Азалия Гомәрова, Адел Гыйсмәтуллин район үзәк китапханәсендә урнашкан 881нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
“Сайлауларда беренче тапкыр катнашабыз. Туган ягыбызны яратабыз. Сайлауда үз тавышыбызны бирүне бик мөһим дип саныйбыз. Бүген “Яшь армия” хәрәкәте составында да йөрибез”, диделәр яшьләр.
Беренче сайлаучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары, районыбыз кураторы Илфан Гобәйдуллин да котлады, аларга киләчәк тормышларында уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев