Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста логопед үзәге ачылды

Биредә күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алынган балаларга бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге булачак.

(5 декабрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



2020нче елда республикада “Изгелек кыл” акциясе игълан ителгән иде. “Татнефть” оешмасы бу мәсьәләдә үрнәк күрсәтеп, күп кенә проектларга акчалата ярдәм итте. Шундый проектларның берсендә логопед булып эшләүче Фирүзә Сәлимуллина җиңеп чыкты. Ул логопед үзәге ачу өчен Грантка ия булды.
“Үзәктә балалар өчен күмәкләп тә, аерым гына да дәресләр узачак. Логопед массажы, ароматерапия, логопедик төзәтү, кече ми стимуляциясе, арттерапия һәм башка алымнар белән балаларның сөйләмдә булган кимчелекләрен төзәтәм”, - ди логопед.
Бүген дәресләргә Салих белән Элина килгән. Балалар бер дә тик тормадылар. Туплар белән уйнадылар, кубиклар тезделәр, әкиятләр тыңладылар. Дәресләр уеннар рәвешендә бик җанлы барды.
“Салих белән Элина сөйләмнәрендә кимчелекләр бар иде. Хәзер алар ачык сөйләшәләр, хәрефләрне төгәл әйтә алалар. Шулай да сөйләмне камилләштереп бетерергә кирәк әле”, - ди Фирүзә Сәлимуллина.
Дәресләргә язылу өчен телефон: 8-919692-58-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев