Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Ватанны саклаучылар көнен билгеләп уздылар

Ил тынычлыгы өчен башларын салган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.

(22 февраль, “Апастово-информ”).



Хезмәт коллективлары, хәрби бурычын кайнар нокталарда үтәгән ир-егетләр, чик сакчылары, өлкән һәм яшь буын Батырлар мемориал комплексына веноклар куйды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. Үз җирен һәрчак аяусыз яклаган райондашларга – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә намус белән изге бурычын үтәүче егетләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, районның хәрби комиссары Наил Җантимеров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев