Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Борнаш авылында яшәгән әфганчы Дамир Миңнебаев йорт капкасына истәлек тактасы урнаштырылды

Борнаш авылында, шушы җирлектә туып-үскән, Әфган сугышын кичергән, тыныч тормышта вакытсыз гүр иясе булган каһарман истәлегенә багышланган мәгънәви чара узды.

(21 май, “Апастово-информ)



Батыр әфганчы яшәгән йорт каршысына гаиләсе, райондашлары, ерак араларны якын итеп кайткан хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде. Биредә каһарман турында истәлекләр барланды, аның гаиләсе турында җылы фикерләр әйтелде, әнисе Әлфия апага батыр ул үстергәне өчен чиксез рәхмәтләр укылды.
“Дамир кечкенәдән үк үткен, таләпчән, һәр кушканны җиренә җиткереп үти торган егет булып үсте. Армия сафларына да үз теләге белән горурланып китте. Иң яшь, иң матур чагында сугыш кырына эләкте. Тау-ташлар арасында ике ел хезмәт итте. Бик күп җәрәхәтләр алып, хастаханәләрдә дә дәваланырга туры килгән аңа. Кайткач бер дә зарланмады, аз сүзле, тыйнак иде ул. Без авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз“, - дип сөйләде укытучысы Җәүдәт абый Сафиуллин.
Истәлек чарасында Дамир Миңнебаев йорт капкасына истәлек тактасы урнаштырылды, аның хөрмәтенә чәчәкләр куелды, бер минут тынлык игълан ителде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фаиль Курамшин, хәрби комиссариат вәкилләре батыр йөрәкле сугышчы гаиләсенә олы рәхмәт белдерделәр. Ә хезмәттәшләре аның турында истәлекләр уртаклаштылар.
Истәлек чарасында шулай ук мәктәпнең яшь армиячеләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев