Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Иске Йомралыда 94 яшьлек бабай сайлауга килгән

Иске Йомралыда яшәүче 94 яшьлек Гарәф бабай Миңнуллин сайлау участогына килеп, булачак Президентка тавышын биргән.

(16 март, “Апастово-информ”).



Тынгысыз җанлы Гарәф бабай участок вәкилләрен өендә генә көтеп утырмаган. Күпне күргән өлкән кеше буларак, тавыш бирүнең мөһимлеген дә яхшы аңлый.
Гарәф бабайның зиһене әйбәт, үзе зирәк. Бала чагының хәерчелектә үткәнен дә, авыр хезмәтләрдә тир түккәнен дә, гаиләсен туклы тормышлы итү максатыннан чит җирләрдә бәхет эзләп йөргәннәрен дә гыйбрәт итеп сөйли ул.
- Күрмәгәнем калмады инде, ул заманда колхозда бернинди техникасыз чәчәргә дә, урырга да, сугарга да туры килде. Биябашы авылыннан Каратунга урман да ташыдык, терлекчелек, тирмән эшләре дә калмады. Чит җирләргә китеп шахтада да эшләдем, - дип искә ала дәһшәтле елларны Гарәф бабай.
Гарәф бабай тормыш иптәше Фәридә әби белән 60 ел тату гомер кичергәннәр. Өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары, оныклары үз гаиләләре белән яшәсәләр дә, әтиләрен онытмыйлар, кайтып хәлләрен белешеп торалар. Тик янында сөекле Фәридәсе генә юк. Яшьлегендә кавышып гомер иткән хатыны дөнья куйган.
“Тормышыбыз матур булсын, үткәннәрне искә алуы да авыр”, - ди бабай.

#ТатарстанАлга
#Татарстан #Россия #Выборы #ВыборыПрезидента #ВыборыПрезидентаТМ24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев