Кала егете Илназ авыл тормышын үз итә
Илназ Саттаров – Казан егете. Аның әти-әнисе тумышы белән Иске Йомралы авылыннан. Егет калада яшәсә дә, кечкенәдән үк җәйге яллары авылда узган. Шуңа күрә дә аңа авыл тормышы якын һәм таныш.
Илназ Иске Йомралыда терлекчелек эшен җәелдереп җибәргән. Бүген аның хуҗалыгында 10 баш сыер, 10 баш үгез, 5 баш ат бар. Хезмәттән тәм табып яши, ялкаулана белми, эштән, җаваплылыктан курыкмый ул. Тәвәккәллек, батырлык кебек сыйфатлар да бар үзендә.
–Авылда эшләп үскән малай мин. 8 яшемдә ат көтүе көтә идем инде. Туган авылыма кайтып, терлекләр үрчетәсем килде. Үземә җир алып, шунда шәхси хуҗалыгымны булдырдым. Рәхәтләнеп эшлим. Шуннан күңел күтәренкелеге алам, – ди ул.
Илназ эшен узган ел 45 баш үгез асраудан башлый. Аларны үстереп, тапшыра һәм яңаларын туплый. Хезмәттә туганнары булыша. Сауган сөтне җыючыларга тапшыра. Иттән исә гаиләсе белән пилмән, мантый кебек ризыклар ясап сата. Шул ук вакытта кисәкләп, ботлата алучылар да бар икән. Эшен тагын да җәелдерергә уйлый ул.
–Терлекләр өчен торакны зурайтып, 25 баш савым сыеры, 30 баш үгез алырга исәп. 20 гектар пай җирем, шәхси техникам да бар. Быел үлән чәчәргә уйлыйм, – ди Илназ.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев