Апастово
  • Рус Тат
  • Тәвәккәл һәм кыюлар юл ярыр

    28 февральдә Апас эшмәкәрләренең беренче оештыру конференциясе уздырылды. Аның эшендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов һәм Татарстанның төрле министрлык, ведомство, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар-уку рәвешендә барган өлешендә Казан вәкилләре Апас эшмәкәрләренең күп санлы сорауларына җавап бирделәр, төрле субсидияләр, Грантлар алу тәртибе белән таныштырдылар....

    28 февральдә Апас эшмәкәрләренең беренче оештыру конференциясе уздырылды. Аның эшендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов һәм Татарстанның төрле министрлык, ведомство, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар-уку рәвешендә барган өлешендә Казан вәкилләре Апас эшмәкәрләренең күп санлы сорауларына җавап бирделәр, төрле субсидияләр, Грантлар алу тәртибе белән таныштырдылар. Сүз уңаенда, үз бизнес-проектларын уңышлы яклап, районның егермедән артык тәвәккәл эшмәкәре соңгы 3 елда әнә шундый хөкүмәт һәм дәүләт ярдәмен алды.

    - Районыбызда урта һәм кече эшмәкәрлек шактый колачлы, - диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рамил Сәлахов. - Узган 2011 елда район территориясендә теркәлгән 100 кече һәм урта шәхси предприятие, төрле юнәлештә эшләүче 924 эшмәкәр барлыгы 1500 дән артык кеше өчен эш урыны булдырды. Бу секторда барлыгы 210 миллион сумга якын продукция эшәп чыгарылды һәм халыкка хезмәт күрсәтелде, бу тармакта гомуми товар һәм акча әйләнеше исә ярты миллиард сумнан артык булды, район бюджетына 12 млн. сум төрле салымнар керде.

    - Проблемалар да шактый әле. Илкүләм төрле бизнес-проектлар, программаларда күпләп һәм даими катнашу, төрле Грантлар оту һәм аны үз бизнесыңны үстерү, киңәйтүгә тоту район файдасына булыр иде. Димәк, безгә бер үзәк, оештыру сәләте югары булган, район эшмәкәрләренең әйдәп баручы оешмасы кирәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

    Тәкъдим бертавыштан хупланды. Апас эшмәкәрләренең район оешмасы Советы рәисе итеп районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәнис Сафиуллин сайланды. Совет составына тавыш бирүгә җирле эшмәкәрләр Илдус Хәбибуллин, Лилия Зәйнуллина, Әмир Гәрәев, Рушан Мифтахов, Ранис Җамалиев кандидатуралары күрсәтелде һәм расланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 20 апрель 2018 - 20:10
      Новости "Апас хэбэрлэре" 20.04.2018
    • «Созвездие» («Йолдызлык») фестиваленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
    • 23 апрель 2018 - 11:26
      Апас олы кунак кабул итте
      Татарстан Дини Назәрәте вәкиле, Татарстан өммәте Мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Сәйдә абыстай Аппакова 23 апрельдә район хакимияте, Апас мөхтәсибәте чакыруы буенча Апас районына кунакка килде.
      310
      0
      0
    • 20 апрель 2018 - 14:17
      Чүрибурашта яшәүче Фатыйма апа Заһидуллина Ил башлыгы Котлавын алды
      Бүген Чүрибураш авылында гомер кичерүче Фатыйма апа Заһидуллина 90 яшьлек юбилеен каршылый
      131
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 11:24
      Иске Әнәлегә бүләкләр кайтты
      Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш инвалидларына, Ленинград блокадасын кичкән ветераннарга һәм ветераннарның тылда хезмәт куйган тол хатыннарына кайткан бүләкләр Иске Әнәле авылы өлкәннәренә дә барып җитте
      184
      0
      0
    Ночной режим