Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Олы Бакырчы мәчетенең алмагач бакчасында корбан ашы узды

Мәҗлескә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.

(31 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Олы Бакырчы авылында элек-электән дини, ислам кануннарын үтәп яшәүче бердәм халык яши. Һәр дини бәйрәмнәр, мәҗлесләр оешкан төстә, матур уза. Бу юлы корбан ашын тагын да матуррак итеп оештырганнар. Ул ачык һавада, алмагач бакчасында үтте.
“Авылыбыз мәчетеннән кеше өзелми. Өлкәннәр дә, яшьләр дә килеп тора, намазга баса. Бүгенге мәҗлесне үткәрү тәкъдимен дә барысы да хуплап алды. Аны оештыруга изге күңелле авылдашларыбыз иганәчелек итте. Ходай Тәгалә кабул кылсын иде”, - диде авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.
Дини мәҗлестә башкаладан Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.
“Корбан ашлары үткәрү изге гамәлләрнең берсе. Арабызда тормыш авырлыклары алдында калган, аз керемле, мөмкинлекләре чикләнгән, ялгыз яшәүче кешеләр бар. Районыбыз иганәчеләре, аерым хуҗалыклар да корбан күчтәнәчләре таратып аларны сөендерде. Бүгенге укыган догаларыбыз да мохтаҗларга аз булса да җиңеллек бирсен иде”, - дип теләде Луиза Сафина.
Мул сыйлы табыннар артында авылдашлар тәмледән-тәмле сыйлардан авыз итте, сәламәтлек, тыныч тормыш, бәрәкәтле гомерләр теләп догалар кылды, вәгазьләр укылды.
“Бик зурлап, бик хөрмәтләп изге ашка чакырдылар. Мондый мәҗлесләр яшьләребез өчен зур тәрбияви чара булып тора. Киләчәк буын да мондый йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап-олылап яшәсен иде”, - диде ветеран укытучы Әлфия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев