Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Олы Бакырчыда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Мәдәният йорты республикакүләм программа буенча төзекләнгән һәм бу күләмле эшкә 36 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Бина тулысы белән яңартылган. Мәдәният йортының тышы да, эчке өлеше дә зур үзгәрешләр кичергән. Бинаның эче якты, уңайлы һәм иркен, милли төсмер алган. Биредә Олы Бакырчы авылының олы горурлыгы булган шагыйрь Шәүкәт Галиев тә искә алынган. Мәдәният йортының эчке диварында шагыйрьнең портреты һәм шигъри юллары урын алган. Биредә бильярд бүлмәсе, шашка-шахмат уйнау мөмкинлеге дә булдырылган. 
“Без мәдәният йортына еш киләбез. Бильярд уйнарга яратабыз. Ярышлар да уздырабыз. Хәзер тагын да ешрак килербез инде. Бина танымаслык булып үзгәргән. Үзенә тартып тора”, - ди Сәйдәш абый Мөстәкыймов. 
Олы Бакырчы мәдәният йорты үз эченә авыл җирлеге бүлмәләрен, почта бүлекчәсен, китапханәне, фельдшер-акушерлык пунктын сыендырган. Аларның барысында да уңайлы шартлар тудырылган, яңа җиһазлар белән баетылган. 
Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты. 
“Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре белән килгәч, мин аңа Олы Бакырчы авылы мәдәният йортын төзекләндерү хакында мөрәҗәгать белән чыктым. Ул үтенечемне кабул итте. Аллага шөкер, бүгенге көндә Олы Бакырчы авыл халкының үтенечләре тормышка аша. Ут, газ, юл мәсьәләләре хәл ителде. Мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты”, - диде район башлыгы. 
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов республикада программалар эшләү дәверендә 300дән артык мәдәният учагы төзелгәнлеген һәм 200 артыгында төзекләндерү эшләре үткәрелгәнлеген билгеләп узды. 
“Заманча төсмер алган мәдәният учагын кулланышка тапшыру авыл һәм район өчен генә түгел, ә республика өчен дә зур бәйрәм. Мәдәният йорты халыкны, яшьләрне бирегә тартып эшләргә тиеш. Барыгызга да исән-сау яшәргә язсын”, - диде Ленар Хәкимҗанов. 
“Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Апас районының социаль программаларда максатчан катнашуын билгеләп үтеп, мәдәният йортына кирәк-яраклар алу өчен 50 мең сумлык сертификат тапшырды. 
Яңартылган мәдәният йорты сәхнәсеннән җыр-моң агылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына концерт программасы тәкъдим итте. Аларга Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле дә кушылды. 
“Мәдәният йортыбызда 7 түгәрәк эшли. Шулай үзебезнең фольклор ансамблебез дә бар. Төрле бәйгеләрдә катнашып, чыгыш ясыйбыз. Төрле кичәләр үткәрәбез. Мәдәният йортыбыз тулы тормыш белән яши”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Мотталапова. 
Капиталь төзекләндерүдән соң биредә авылның үткәнен чагылдырган музей да үз ишекләрен ачкан. Музейда төрле экспонатлар тупланган. 
Бу көнне Олы Бакырчы мәдәният йорты янәшәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда авылдан яу кырына чыгып китеп кайтмый калган, җиңү яулап туган авылына әйләнеп кайтып вафат булган авылдашларның исемнәре язылган. Чарада катнашкан кунаклар батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Авылдашлар исә якыннарының исемнәрен күреп, сагынычлы шатлык хисләре кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев