Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Осиново бистәсендә апаслылар көзге ярминкәдә катнашты

    Осиново бистәсендә райондашлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларын тәкъдим итте. (19 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).

    Ярминкә барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш дәүләт ветеринария испекторы Алмаз Хисамутдинов танышты һәм югары бәясен куйды.
    “Апас районы ярминкәгә зур әзерлек белән килгән, товарлар җитәрлек. Оештыручыларга зур рәхмәт. Ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итә”, - диде Алмаз Хисамутдинов.
    Апас районы быелгы көзге ярминкәләрдә беренче тапкыр катнашты. Сатып алучыларга арзан бәядән сыйфатлы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим ителде.
    “33тән артык хуҗалык – авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермерлар, агрофирмалар катнаша. 5 машина иген алып килдек. Яшелчәләр күп, төрле азык-төлек товарлары мулдан. Авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары зур өлеше кертә. Халык килә, ярминкә уңышлы үтә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан да югары бәя куелды”, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
    Районның мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнарын тәкъдим итте. Аграр көллият коллективы сатып алучыларны тәмле коймак, ботка, кайнар чәй белән сыйлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: